Чишмэ
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
12 Августа 2022, 05:50

Гореф-гадәтләрне, телне һәм фольклорны саклап

Мордва халкының «Умарина» (татарчага тәрҗемәсе – «Алмакай») фольклор ансамблен менә инде 36 ел уртак иҗат, гореф-гадәтләрне саклап калу берләштерә һәм рухландыра. Бу елларда коллективта 20дән артык кеше катнашкан, шуларның дүртесе ансамбль оештырылган вакыттан бирле бүгенге көнгә кадәр аның тугры әгъзасы булып кала.

Гореф-гадәтләрне, телне һәм фольклорны саклапГореф-гадәтләрне, телне һәм фольклорны саклап
Гореф-гадәтләрне, телне һәм фольклорны саклап

«Умарина» ансамбле ерак 1986 елда Енгалыш Мәдәният йортында оештырыла һәм 2002 елга кадәр аңа Антонина Алексеева җитәкчелек итә. Ул җыр-моңга булган мәхәббәте белән коллективны гына түгел, авыл халкын да туган телне һәм мордва мәдәниятен саклап калу идеясенә җәлеп итә алган. Аның эшен 2021 елга кадәр – 19 ел буена ансамбльнең икенче җитәкчесе булган Мария Ермолаева дәвам итә.

2015 елда Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан «Умарина» ансамбленә «Халык коллективы» исеме бирелә, 2016 һәм 2018 елларда алар бу исемгә лаеклы булуларын тагын бер кат раслыйлар.

Ансамбльдә катнашучылар мордва мәдәниятен үстерү һәм пропагандалау, мордва халкының борынгы гореф-гадәтләрен, мәсәлән, «эрзянь покш чи» – троица бәйрәме һәм «Одирьвань саема» – кәләш алырга килү кебек йолаларын торгызу белән актив шөгыльләнәләр. Җырларны тәрҗемә итү белән шөгыльләнәләр, яңаларын өйрәнәләр, репертуарларында иң яратканы – мәхәббәт турында җырлар.

Бүгенге көндә ансамбль 11 кешедән тора һәм алар арасында коллектив ветераннары Любовь Степанова, Елена Ермолаева, Лидия Степанова һәм Людмила Анисимова бар. Ә коллективның ир-атлардан торган яртысында – әлеге җитәкчеләре Геннадий Никитин һәм гармунчы Михаил Павлов. Коллектив әгъзалары, иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, үз гаиләләрендә якыннарына туган телгә һәм мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар.

Быел июнь аенда ансамбль «Межань ознома» төбәкара мордва фольклор бәйрәмендә катнашып, «Фольклор коллективлар» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломы белән кайтканнар. Ә июльдә «Седяк, эрзянь гармония» («Уйна, мордва гармуны») III Республика мордва гармуны фестивалендә катнашканнар.

5 августта исә Стәрлетамак шәһәрендә «Башкортстан Республикасының мордва милли-мәдәни үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасының 25 еллыгы уңаеннан «Шумбрат» мордва мәдәнияте фестивалендә катнашканнар. «Умарина» ансамбле мордва халкының мәдәниятен һәм телен саклап калуга зур өлеш кертүе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Коллектив төрле чараларда катнашу өчен көч һәм илһамны җанына якын булган туган төбәктән туплый.

Енгалыш авылын Чишмә Калининграды дип әйтергә була, чөнки аңа Уфа районы аша бардык. Коллектив әгъзалары яшьләрнең туган авылдан шәһәргә китүенә зарлана. «Бүгенге көндә авылда яшәүчеләрнең 50 проценты гына мордва милләтеннән», – ди Геннадий.

Авылда халыкның тел мәдәниятен саклау көнүзәк мәсьәлә булып кала. Мәктәп директоры Елена Яковлева сүзләренә караганда, моның өчен өйдә туган телдә сөйләшү мөһим. Ул, туган тел укытучысы буларак, Енгалышта мордва мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән. Елена һәм аның укучылары бик күп тапкыр төрле  бәйгеләрдә һәм ярышларда, шул исәптән Мордовия башкаласы Саранскида үткән чараларда уңышлы катнашып җиңү яулаганнар һәм призерлар булганнар. Соңгы вакытта ковид таралу сәбәпле чикләүләр кертелгәч, укучылар мордва теле буенча дистанцион форматта үткәрелгән олимпиадаларда катнашканнар. Балаларны мордва телен өйрәнүгә ничек җәлеп итә алулары турындагы сорауга ул: «Авылда яшәүчеләрнең күбесе туган телне белә, ата-аналар каршы түгел, ярдәм итәләр, шуңа күрә балалар телне тыныч кына, шулай тиеш булган кебек өйрәнәләр», – дип җавап бирде. «Умарина» ансамблендә җырлаган кызлар да булган, хәзер инде алар студент һәм Елена Андреевна коллективка кечкенәләр арасыннан варислар – аларның эшен дәвам итүчеләрне табарга киңәш итә.

 

Гореф-гадәтләрне, телне һәм фольклорны саклап
Гореф-гадәтләрне, телне һәм фольклорны саклап
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас