«Җиңү диктанты» Халыкара тарихи акциядә катнашучыларга вузга кергәндә өстенлекләр һәм 9 Майда Мәскәүдә узачак Җиңү парадында катнашу мөмкинлеге бирелә.
Диктантны яхшы язучыларга – өстенлекләр
Тарихи акция 3 сентябрьдә – Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көнне булачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала, аларга 25 тест соравына җавап бирергә туры киләчәк.