Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 август , 12:02

Чишмәлеләрнең ялы ничек үтә?

Җәй мизгелен су керү, елга-күлләр буенда кояшта кызыну һәм ямьле табигать кочагында ял итүдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Чишмәлеләрнең ялы ничек үтә?
Чишмәлеләрнең ялы ничек үтә?

Бу вакытта табигать яшелләнеп утырган урманнары, чәчкәле болыннары, басу-кырлары, күгелҗем таулары һәм бормаланып аккан елгалары белән матур. Новотроицкий авылыннан Фәнилә Якупова да онытылмаслык һәм кабатланмас тәэссоратлар алу өчен шушы көннәрдә уникаль табигать һәйкәлләренең берсендә – Торатауда (аларны шихан дип тә йөртәләр) булып кайткан.

– Тауга күтәрелү авыр булды, әлбәттә, әмма менеп җитү белән арыганлык юкка чыкты. Кичерешләрне сүз белән генә аңлатып булмый, аны барып күрергә кирәк! Республикабызның гүзәллеге башка төбәкләрдән килүчеләрне дә җәлеп итә. Анда без Түбән Новгород туристларын да очраттык. Бирегә килүчеләр өчен уңайлы шартлар булдырылган – кафеда ашап һәм ял итеп чыгарга мөмкин. Якында гына күл бар, таудан төшкәннән соң анда су кереп чыктык, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Фәнилә Хөрмәт кызы.

Фәнилә апа ел саен кая булса да барулары, мондый сәяхәтләргә аны Сайран авылыннан Алия Батыршина рухландыруы турында сөйләде. Мәсәлән, берничә ел элек диварларына борынгы рәсемнәр төшерелгән Шүлгәнташ мәгарәсенә, барлык мөселманнар өчен изге урын булган Нарыстауга, үткән елда Нөгеш күленә барганнар.

– Онытылмаслык тәэссоратлар алдык. Киләсе атнада дөньядагы иң зур чишмәләрнең берсе булган Кызыл Чишмәгә барачакбыз, – диде ул.

Сәяхәт итү – һәрвакыт кызыклы, ә җәйге чорда икеләтә күңелле. Чишмәлеләрнең яраткан ял итү урыннары арасында

Ишембай районының Гомәр авылы янында урнашкан Гомәр тарлавыгы да бар. Үткән ял көннәрендә якташыбыз Кристина Кирсанова районның мәдәният хезмәткәрләре белән бергә шунда булып кайткан.

– Бәхеткә күрә, һава торышы әйбәт булды. Туган якның гаҗәеп урыннарына бару күңелне дәвалый. Әлеге тарлавык – Башкортстанның иң матур урыннарының берсе. Биредәге табигать шулкадәр матур ки, югарыдан  күз салсаң тигез далаларны, текә кыяларны, бормалы елганы күрергә була, без аның салкын суында рәхәтләнеп коенып чыктык, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Кристина.

Җәй көннәрендә шулай ук пляжда кызынып, балык тотып, көймәдә йөзеп, җәяүләп яки атта походларга чыгып һәм башка төрле актив ял итүчеләр дә бар. Күчем авылы янындагы Комлы күл буенда без Эльдар Мөхәммәдиевне очраттык.

– Якында гына яшим, биредә еш булам. Менә бүген дә килергә булдым. Балык төрле көнне төрлечә, кайчакта бик күп эләгә, уха пешерергә һәм кыздырырга да җитә. Балык һәрвакыт чиртми, әлбәттә, әмма табигать кочагында үткәргән вакыт күңелдә уңай хис-тойгылар гына калдыра. Әлегә бер балык та эләкмәде, тик моңа карап кына күңелем төшмәде, – диде Эльдар Мәүлитҗан улы.

Индира һәм Линар Гыйльмановларның җәйге ялы балалары белән бергә авылда картәниләре янында үтә, мунча керәләр, шашлык пешерәләр, елгада су коеналар.

– Безнең өчен иң яхшы ял – авылда. Саф һава, иртәләрен әтәчләр тавышы, яңа савылган сөт, экологик чиста ризыклар, табигатькә чыгу – көч туп-лау һәм яңа тәэссоратлар алу өчен шул да җитә. Якында гына урман бар, гөмбәләр, җиләкләр, нарат күркәләре җыярбыз, истәлеккә фотога төшәрбез, – диде Индира.

Чишмәлеләрнең ялы ничек үтә?
Чишмәлеләрнең ялы ничек үтә?
Автор:Элина Школьная
Читайте нас в