

Район башлыгы Ришат Мансуров, Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча ветераннар советы рәисе урынбасары Ришат Йосыпов, Әфганстан ветераннары берлегенең район оешмасы рәисе Андрей Исаев хәрби бурыч һәм намус, чишмәлеләрнең илебез тарихында авыр сынаулар чорында лаек-лы хезмәт итүе турында сөйләделәр.
Хәрби комиссар Илфир Сәлимгәрәев локаль сугышларда һәлак булучыларның исемнәрен укып ишеттерде, болар – Фәнзил Гаймалетдинов, Фидаил Сабиров, Сергей Алексеев, Илдус Җиһангиров (Әфганстан); Азат Батыршин, Ильяс Әсәдуллин, Альберт Биарсланов, Азамат Нуриев, Илшат Вахитов, Вадим Өметбаев (Чечня); полковник Рөстәм Абзалов (Сирия); Марс Низамов, Илгиз Усманов, Владислав Авдеев, Данис Вәлиев (Украинада махсус операция барышында). Аларны искә алып, бер минут тын тору игълан ителде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Ришат Мансуров хәбәр иткәнчә, агымдагы елның көзенә Революция урамында 19нчы йорт янындагы һәйкәлләрне Җиңү паркы мәйданына күчерү һәм әлеге вакытта реставрация үтүче «Ми-24К» вертолетын урнаштыру планлаштырыла.