Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июль , 10:30

Исән-сау кайтыгыз, егетләр!

6 июльдә Чишмә районының «Патриот» паркында Рәсәй Герое, легендар дивизия командиры Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонны озатуга багышланган митинг булды. Республиканың барлык районнарыннан анда 400дән артык кеше язылган.

Исән-сау кайтыгыз, егетләр!
Исән-сау кайтыгыз, егетләр!

Батальон хәрби хезмәт ветераннарының иҗтимагый оешмалары инициативасы белән оештырылды. Яңа оешкан батальон сугышчылары вакытлыча Алкиндагы хәрби частька урнашкан. 

Тантаналы митингны республика Башлыгы Радий Хәбиров ачып җибәрде.

– Бүген безнең республика тарихында истәлекле көн. Моннан 80 ел элек Уфаның Совет мәйданында 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә байрак тапшырылган. Хәзер безнең егетләр янә фашизмга каршы көрәшкә, илебезне сакларга бара. Донбасс белән безне тыгыз элемтәләр бәйли. Без аның халкына озак еллар ярдәм итәбез. Бүген анда безнең табиблар, төзүчеләр һәм волонтерлар эшли. Әмма аларга хәрби ярдәм дә кирәк. Без һәрвакыт сезнең белән янәшә булачакбыз, сезгә ярдәм итәчәкбез. Республика сезне көтә. Җиңү белән кайтыгыз. Онытмагыз, Миңнегали Шәйморатов исемендәге башкорт батальоны составында булу – ул зур дәрәҗә. Хәерле юл сезгә! – диде ул.

Радий Хәбиров батальон командирына батальонның сугышчан байрагын тапшырды.

Республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич аларга ата-бабалары истәлегенә лаеклы булуларын теләде, Ватанны саклауга ирекле рәвештә баруларын югары бәяләде. Имам һәм чиркәү хезмәткәре дә сугышчыларны хәрби хезмәткә фатиха биреп озатты. Һәр яугирнең уң як иңендә – республика флагы белән шеврон.

Батальон мәйданнан парад маршы белән узганда озатучыларның берсе «Исән-сау кайтыгыз, егетләр!» дип кычкырды. Якыннарына һәм туганнарына хушлашу өчен ун минут вакыт бирелгәч тә шундый теләкләр яңгырады.

Хәрби хезмәткәрләр әлегә Оренбург өлкәсенә өч айлык өйрәнүләр үтәргә барачак. Соңрак алар турыдан-туры хәрби бурычлар үтәү урыннарына китәчәк.

Исән-сау кайтыгыз, егетләр!
Исән-сау кайтыгыз, егетләр!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас в