

Бүләкләү тантанасы 23 июньдә Уфада, «Торатау» Конгресс-холлында узды.
«Аек авыл» конкурсы дүрт номинация буенча үткәрелде. Ябалаклы авылы «Кече торак пунктлар» номинациясендә катнашты.
Урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында – Зилаир районының Саләх авылы, икенчедә – Күгәрчен районының Салих авылы һәм өченче урында – Стәрлетамак районының Кантюковка авылы.
Бүләкләү тантанасыннан соң оештыру комитеты билгеләп үтүенчә, җиңү яулаган 12 авылның ахыргы исемлегенә берничә балл аерма йогынты ясаган. Әбҗәлил, Дүртөйле, Баймак, Стәрлебаш һәм Чишмә районнары авылларына җиңү өчен бераз баллар җитмәде.
Ябалаклыларга махсус приз – компьютер тапшырылды. Мәчет имамы Салават Вәликәев ябалаклыларның бик күп кызыклы чаралар үткәрүен билгеләп үтте. Ә хәзер яңа компьютер ярдәмендә туган якны тәкъдир итү күпкә җиңелрәк булачак.
«Аек авыл-2021» республика конкурсында катнашкан чорда Ябалаклы халкы тагын да бердәмрәк булды һәм кыска гына вакыт эчендә байтак идеяләрне тормышка ашыра алды. Бәйге тәмамланды, әмма ябалаклылар моның белән генә нокта куярга теләмиләр. Июль ахырында Печән чабучылар бәйгесе дә узачак. Өйдрәк елгасы янындагы болынга авыл халкы гына түгел, күрше авыллардан да җыелачаклар.