Чишмэ
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
1 Июля 2022, 05:13

Яңаусманлылар авылның 150 еллыгын билгеләп үттеләр

«Аланга бер төркем ир-атлар килделәр һәм тирә-юньгә күз салып юлдан соң ял итәргә утырдылар. Аларга бу урыннар ошады – матур табигать, иркенлек, ерак түгел елга ага, чишмәләр дә бар.

Яңаусманлылар авылның 150 еллыгын билгеләп үттеләрЯңаусманлылар авылның 150 еллыгын билгеләп үттеләр
Яңаусманлылар авылның 150 еллыгын билгеләп үттеләр

Бу якларда калырга уйлаштылар һәм хәтта яңа авылга исем дә бирделәр», – яңаусманлылар туган авылларының юбилее уңаеннан авылдашлары һәм бәйрәмгә килгән кунаклар алдында менә шундый күренеш уйнап күрсәттеләр. 

Яңа Усман халкы авылның ничек барлыкка килүе тарихын менә шулай телдән телгә тапшыра. Алар ата-бабаларын хөрмәт белән искә алып, кече Ватан тарихын кадерләп саклый.

Ерак 1872 елда Мәхмүтовлар һәм Юлдашбаевлар гаиләләренә җир участогы бирелә. Алар яңа урынга килеп урнаша. Шулай итеп, Чишмә районында (ул вакытта Оренбург губернасының Уфа өязендә) тагын бер авыл – Яңа Моталып, хәзерге Яңа Усман авылы барлыкка килә. Әлеге вакытта биредә 168 кеше яши.

Узган елның октябрендә Чишмә районының Яңа Усман авылы «Кече торак пунктлар» номинациясендә «Сәламәт авыл» республика проектында җиңү яулады, Урындагы  башлангычларга ярдәм итү программасында да актив катнашты.

Халык авылның 150 еллыгы уңаеннан үз көче белән бәйрәм оештырган. Яңаусманлылар, гомумән, бик актив һәм иҗади кешеләр, кызганычка каршы, биредә Мәдәният йорты гына юк. Авыл халкы шәҗәрә бәйрәмен, авылның 140 еллыгын һәм башка чаралар үткәргән иске клублары янган, хәзер исә бәйрәмнәр үткәрү өчен урын юк.

Чираттагы юбилейга әзерләнгәндә дә яңаусманлыларның идеяләре күп булган. Бәйрәмгә балалары һәм оныклары белән авыл халкы, шулай ук чыгышлары белән бу яктан булган якташлар, барлыгы йөздән артык кеше җыелган иде. Барысы да диярлек концерт программасында катнаштылар, җырладылар, биеделәр, гармун моңнары яңгырады, күңелле бәй-геләр дә булды. Бәйрәм чарасы күпләр өчен бик якын булган, хәзер китапханә урнашкан иске мәктәп янәшәсендә, табигать кочагында үтте.

Оештыручылар көче белән чатырлар, кунаклар өчен сый-нигъмәтләр белән өстәлләр, эскәмияләр урнаштырылган, тирә-юнь бәйрәмчә бизәлгән. Биредә үк авылдашларның фотосурәтләре белән стендлар, шулай ук Яңа Усман авылында туып-үскән, кече Ватаны турында китап язучы Лидия Гайнуллина җентекләп өйрәнгән шәҗәрә агачы да урнашкан. Ул да Фәрит Хәйретдинов, Салават Исхаков, Лилия Хәйретдинова, Гөлфия Морадымова, Фәнзил Юлдашбаев, Римма Морадымова, Гөлфия Дусеева, Татьяна Туктамышева белән бергә юбилейны оештыручыларның берсе булып тора.

Яңаусманлылар туган авыллары юбилеен бик күркәм билгеләп үттеләр. Аларның сүзләренә караганда, туган як тарихын белү, онытмау һәм бу мирасны буыннан-буынга балаларга һәм оныкларга тапшыру бик мөһим. Моңарчы яшәп киткән әүвәлге кавемнәр кебек...

Яңаусманлылар авылның 150 еллыгын билгеләп үттеләр
Яңаусманлылар авылның 150 еллыгын билгеләп үттеләр
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас