

Ул кичтә кызларның балкып торган күлмәкләрен чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре күзләрендә балкыган бәхет һәм горурлык белән генә чагыштырып була иде. Концертлар залына матур итеп киенгән кичәге укучылар һәм аларның әти-әниләре җыелдылар һәм дулкынланып бәйрәм башлануын көттеләр.
Мәктәп директоры Рамил Уразмәтов һәм сыйныф җитәкчеләре Зинфира Янгирова һәм Рима Ибатуллина булачак абитуриентларга бик күп җылы сүзләр әйттеләр. Аларга бергә үткән күпме еллардан соң аерылышу авыр булды, бер укытучының сүзләренә караганда, бу «җаныңның бер өлешен бирү белән бер».
Укытучылар 45 баланың ундүртенең бары тик яхшы билгеләргә генә аттестат алуы белән аеруча горурлана.
Ул кичтә укытучыларга багышлап җырлар, шигырьләр, биюләр һәм бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Әти-әниләр мәктәпкә рәхмәт йөзеннән кар чистарткыч бүләк иттеләр.
Бәйрәмдә укытучыларга да, чыгарылыш сыйныф укучыларына да бик күп чәчәкләр бүләк ителде. Ә 11 «Б» сыйныфны тәмамлаучы Диана Зәйнуллинага егете, залда утыручыларны таң калдырып, зур чәчәк бәйләме тапшырды. Кыз бик матур җырлый, 11 ел вокал белән шөгыльләнә һәм үзе дә вокал буенча педагог булырга тели. Ә медицина хезмәткәрләре булган Илдар һәм Лилия Ишбулдиннарның кызлары Алсу династияне дәвам итмәскә һәм тормышын юриспруденция белән бәйләргә булган, әти-әнисе дә аны хуплый. Мөхәммәд Бдаирның туганнары да, бигрәк тә апасы, ул нинди генә һөнәр сайласа да кабул итәргә, аңа терәк булырга әзер. Башка ата-аналар да шундый фикердә.
Әти-әнисе бала өчен, беренче чиратта, якын дус һәм таяныч булырга тиеш, тиздән, бик тиздән алар яңа үрләр яулау һәм мөстәкыйль тормыш тәҗрибәсе туплау өчен туган йорттан чыгып китәчәк.