

Авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Д. Котдусов семинарда катнашучыларга кырлар картасын тәкъдим итте, ә республиканың сәнәгать нигезендә умартачылык белән шөгыльләнүче алдынгы умартачыларның берсе В. Анопченко умарталыкның табышлылыгын арттыруның алдынгы ысуллары турында сөйләде.
Умартачылар шулай ук умарталыкта күрсәткечләрне яхшырту ысулы буларак ана корт оясы (маточник) куллану, бал икмәге алу технологияләре һәм башкалар турында күп кенә яңалыклар белделәр.
Практик дәресләр дә булды, аерым алганда, М. Байков умартага икенче корпуслар кую, корт илен үрчетү тәртибен күрсәтте, шулай ук ана кортларга тамга кую һәм башка кызыклы ысуллар күрсәтелде.
Районның иң абруйлы һәм тәҗрибәле умартачыларының берсе С. Ваһапов сүзләренә караганда, семинар бик файдалы булды, моның өчен Р. Вәлиев җитәкчелегендәге район умартачылары оешмасына, әлеге семинарны үткәрү башлангычы белән янып йөргән умарталык хуҗасы М. Байковка, аларга ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.