Чишмэ
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 июнь 2022, 15:10

«Ангел» парковкаларны күзәтә

Чишмәлеләр Уфада еш була. Шул ук вакытта һәркем шәһәр үзәгендә машина куярга урын табып булмавын белә.

«Ангел» парковкаларны күзәтә
«Ангел» парковкаларны күзәтә

Шулай булуга карамастан, кагыйдәләрне бозарга ярамый, чөнки 2022 елдан башлап биредә автоматлаштырылган мәгълүмат системасы урнаштырылды һәм хәзер «Ангел: административ комиссия» машиналарны парковкага кую кагыйдәләрен бозучыларны күзәтеп тора.

Әлеге система машиналарны ярамаган урында калдырган өчен штраф җыюның нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш. Шул исәптән «Ангел» штрафларны почта аша түләүне дә «күзәтә».

Башкала хакимиятендә хәбәр итүләренчә, һәр күзәтчелек төркеме «Дозор-МП» программа-аппарат комплекслары алган, алар хокук бозуларны терки, машина номерларын һәм хокук бозучылар турындагы мәгълүматны автоматик рәвештә туплый, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

2022 елда Уфада машиналарны газоннарда һәм чүп контейнерлары мәйданчыгында калдыруның 10 200 очрагы ачыкланган.

Фото: «Башинформ» МА, Ксения Калинина

«Ангел» парковкаларны күзәтә
«Ангел» парковкаларны күзәтә
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: