Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2022, 10:12

Балаларга паспортлар тапшырылды

9 июньдә Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган 11 балага тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Балаларга паспортлар тапшырылды
Балаларга паспортлар тапшырылды

9 июньдә Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган 11 балага тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.

Коронавирус сәбәпле озакка сузылган тыюлардан һәм чикләүләрдән соң, бу чара аеруча дулкынландыргыч булды. Балаларны котлау өчен гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде.

Музей хезмәткәрләре Рәсәйдә паспорт барлыкка килү темасына презентация әзерләп күрсәттеләр.

Балаларга паспортларны район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров һәм Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча миграция бүлеге начальнигы, полиция майоры Алмаз Карачурин тапшырды.

Район башлыгы балаларга теләкләрен җиткерде, бу көннең аларга хокуклар бирүдән тыш, бурычлар да йөкләтүен искә төшереп үтте, Рәсәй гражданины исеменә лаеклы булырга өндәде һәм исемнәре Тарих-туган якны өйрәнү музеендагы стендта урын алган танылган ватанпәрвәрләрне мисалга китерде.

Шөнгәккүл авылында күп балалы тату гаиләдә үскән Алан Астановның бу тантаналы көндә әнисе белән әтисе дә килгәннәр иде, бик дулкынландылар һәм аларны аңларга мөмкин: чөнки уллары җәмгыятьтә үз хокуклары һәм бурычлары булган балигъ яшьтәге егет булып җиткән. Сафар авылыннан Илмир Әсәдулинның да әнисе килгән, аның күзләрендә дулкынлануга караганда шатлык күбрәк. Яшь гражданнарның үзләренә исә тормышларындагы үзгәрешләрне һәм барлык җаваплылыкны аңлау мөһим.

Балаларга паспортлар тапшырылды
Балаларга паспортлар тапшырылды
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: