Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2022, 09:30

Һәрвакыт үзара хөрмәт булсын!

1 июнь Балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Шөнгәккүл авылында яшәүче Одинцовлар гаиләсе балада кешелеклелек, әхлак кебек кыйммәтләр тәрбияләү һәм үзаллы тормыш башлаганчы эшкә өйрәтү мөһим, дигән фикердә.

Һәрвакыт үзара хөрмәт булсын!
Һәрвакыт үзара хөрмәт булсын!

1 июнь Балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә.

Шөнгәккүл авылында яшәүче Одинцовлар гаиләсе балада кешелеклелек, әхлак кебек кыйммәтләр тәрбияләү һәм үзаллы тормыш башлаганчы эшкә өйрәтү мөһим, дигән фикердә. Әйткәндәй, зур кызлары һәм уллары мәктәп тәмамлаган инде, гаиләдән читтә яшәсәләр дә атна саен кайтып йөриләр. Кызлары Аленага 20 яшь, ул эшли дә, укый да. Ә 17 яшьлек Антон тугызынчы сыйныфтан соң «Агрономия» белгечлеге буенча Аксен агросәнәгать колледжына укырга кергән. Спорт белән шөгыльләнә, самбочы.

Светлана Радик кызы балалары өчен борчылса да, тормышта югалып калмауларына ышана. Алар сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, эштән курыкмыйлар, кешеләр белән аралаша беләләр.

Кызлары Арина җиденче сыйныфта укый, хәзер инде ул әти-әнисенең  уң кулы – һәр эштә ярдәмче, кече уллары Артем – беренче сыйныф укучысы, шулай ук спорт белән шөгыльләнергә ярата. Әтиләре Иван Александрович төньякта вахта ысулы белән эшли, Светлана – кошчылык фабрикасында кладовщик.

Бәхетле гаиләләрнең барысы да бер-берсенә охшаш, дип юкка гына әйтмиләр бит. Одинцовлар гаиләсендә үзара хөрмәт, мәхәббәт һәм игелеклелек хөкем сөрә.

– Зур кызыбыз белән улыбыз мәктәптә укыганда аларга, күп балалы гаиләдән булганга күрә, җимешләр, йогыртлар һәм башка төрле тәм-томнар бирәләр иде, әмма алар аны үзләре ашамыйча һәрвакыт энеләренә алып кайттылар. Мин аларга, үзегез ашагыз, без бит эшлибез, сатып алырбыз, дисәм дә: «Әни, безнең аны шатландырасыбыз килә бит», диләр иде, – дип сөйләде Светлана Радик кызы.

Ата-ана балаларын игелеккә үз үрнәгендә өйрәтә. Одинцовлар бик яшьли өйләнешкәннәр, язмыш аларны Шөнгәккүлдә яшәүче ялгыз әби белән очраштырган. Яшь гаилә соңгы өч ел урын өстендә яткан авыру әбине караган. Рәхмәт йөзеннән ул аларга фатирын калдырган.

Бу гаиләдә бер-береңә ярдәм кулы сузу гадәти күренеш.  

– Әлеге вакытта мин Башкорт дәүләт аграр университетында югары белем алам. Балалар белән бергә укыйм. Дистанцион укуга күчкәч, балалар интернет-технологияләрне үзләштерергә булыштылар. Алар белән күбрәк аралашырга – сөйләшергә, тәэссоратларың белән уртаклашырга, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип саныйм, – ди Светлана.

Одинцовлар эшли дә, ял итә дә беләләр – бергәләп сәяхәткә чыгарга, көймәдә йөрергә яраталар. Зур бакчалары бар, аны тутырып яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, мал-туар асрыйлар. Гаилә социаль контракт хисабына дуңгызлар сатып алган. Узган елда янкорма төзеп куйганнар һәм бу эштә аларга дәүләт ярдәм иткән.

– Дәүләт тарафыннан саллы ярдәм тоябыз. Безнең авылда да балалар өчен күп нәрсә эшләнә. Узган елда мәктәп территориясендә тренажерлар белән спорт мәйданчыгы төзелде, күп фатирлы йортлар янында да балалар өчен мәйданчыклар бар, – дип фикерләре белән уртаклашты күп балалы әни.

Без барыбыз да бер киногеройның: «Бәхет – ул сине аңлаулары» дигән сүзләре белән килешәбез, тик бу сүзләргә тагын «яратулары һәм көтүләре» дип тә өстисе килә. Одинцовлар гаиләсендә исә бу гадәти хәл.

Һәрвакыт үзара хөрмәт булсын!
Һәрвакыт үзара хөрмәт булсын!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: