Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 Май 2022, 10:40

Чишмәлеләр Болгарга бардылар

Үткән шимбәдә Чишмә районыннан 45 мөселман Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәмгә барды. Күптән көтелгән чара Татарстан Республикасы территориясендә кайчандыр Болгар шәһәре булган урында узды.

Чишмәлеләр Болгарга бардылар
Чишмәлеләр Болгарга бардылар

Үткән шимбәдә Чишмә районыннан 45 мөселман Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәмгә барды.

Күптән көтелгән чара Татарстан Республикасы территориясендә кайчандыр Болгар шәһәре булган урында узды.Чишмә поселогының Хөсәен бәк исемендәге мәчет имамы Али хәзрәт Иманаев безнең белән сәяхәттән алган тәэссоратлары белән уртаклашты:

– Аллага шөкер, бәйрәм бик күркәм узды. Төрле төбәкләрдән килгән кунаклар күп булды. Шундый мәртәбәле бәйрәмдә катнашу киләчәктә безнең районда мөселманнар өчен үткәрелгән чараларны оештыруда ярдәм итәр, дип уйлыйм. Болгарга барырга теләүчеләр күп иде, әмма мәчет тормышында актив катнашкан кешеләр генә бардылар.

Әлеге бәйрәм программасында дин әһелләре форумы да булды. Анда Рәсәйнең 76 субъектыннан, 7 якын һәм ерак чит илдән руханилар һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Бу истәлекле вакыйга хөрмәтенә Казанның элек «Кырлай» аттракционнар паркы буларак танылган урынында Җәмигъ мәчет төзелешенә нигез ташы салу тантанасы узды. Ул кимендә 10 мең кеше сыешлы мәчет булачак. Төзелеш эшләре көзгә башланыр дип көтелә.

Борынгы Болгар үзенең тарихы һәм ядъкәрләре белән үзенчәлекле. Андагы музейларның берсендә Гиннесның рекордлар китабына кергән дөньядагы иң зур Коръән китабы саклана. Болгар ислам академиясе – илебездә булачак мөфтиләрне һәм дин әһелләрен әзерләүче бердәнбер уку йорты.

Юбилейны бәйрәм итү барышында бик күп чаралар – Коръән укучылар бәйгесе, фестивальләр үтте, күргәзмәләр оештырылды, фәнни конференцияләр һәм спорт ярышлары булды.

Чишмәлеләр Болгарга бардылар
Чишмәлеләр Болгарга бардылар
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: