Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2022, 09:45

Тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау мөһим

«Башкортстан руслары соборы» төбәк җәмәгать оешмасы бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясендә «Башкортстан руслары соборы» төбәк җәмәгать оешмасы президиумы рәисе, Рәсәй Федерациясе Федераль җыелышы – Дәүләт думасы депутаты Павел Качкаев катнашты.

Тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау мөһим
Тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау мөһим

Район территориясендә рус халкының тарихи мирасын өйрәнүгә, үзенчәлекле мәдәниятен, гореф-гадәтләрне саклауга, Чишмә районында һәм республикада яшәүче халыкларның мәдәнияте белән үзара бәйләнешенә юнәлдерелгән чаралар турында докладлар булды, аерым алганда, түбәндәге мәсьәлә күтәрелде. Элекке заманда Чишмә районында унике чиркәү исәпләнгән. Арслан авылы янындагы Леонидовка авылында да агач чиркәү булган. Хәзер аның нигезе генә калган. Боголюбовка һәм Черниговка авылларында да шундый гыйбадәтханәләр булган. Районда тагын бер кызыклы урын бар – Херсонка авылында (Шөнгәккүл янында, 3нче бүлекчәдән ерак түгел – редакция искәрмәсе) таштан төзелгән бердәнбер гыйбадәтханә була.

Протоиерей Владимир Жданов «Башкортстан руслары соборы» төбәк җәмәгать оешмасы бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясендә чыгыш ясаганда мондый мәдәни кыйммәтләрне саклау мөһимлеген билгеләп үтте. Әйткәндәй, элек әлеге чиркәү манарасыннан Аслыкүл күренеп торган, бу урында әлегә кадәр тимер коймалы зират сакланган. Аларга мәдәни-тарихи әһәмият бирергә һәм киләчәктә районның туристик маршрутлары исемлегенә кертергә мөмкин булыр иде.

Бүлекчә советы рәисе итеп янәдән Татьяна Хәбибуллина сайланды.

Бердәмлекне тәэмин итүгә, мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга өлеш керткән кешеләргә «Башкортстан руслары соборы» җәмгыятенең, шулай ук Чишмә районы хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау мөһим
Тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау мөһим
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: