Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2022, 09:42

Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата

Елена Дибаева 18 майда Шөнгәккүл мәктәбендә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 34 укучы өчен соңгы кыңгырау яңгырады.

Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата
Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата

Розалия Сафина, Ксения Гришина, Анастасия Шатова, Ольга Ратушная, Карина Аллаярова, Радмила Рәхимкулова һәм Илназ Хәйретдинов аерым үрнәктәге аттестат алачак, 11 укучы исә мәктәпне «4» һәм «5» билгеләренә генә тәмамлый. Яңгыр явып тору сәбәпле тантаналы чара мәктәп эчендә үтте, әмма бу чыгарылыш укучыларының кәефен бер дә төшермәде, чөнки алар бу көнне көтеп алдылар.

Зал шарлар, чәчәкләр, укучыларның фотосурәтләре һәм зур кыңгырау белән бизәлгән иде. Мәктәп директоры Иршат Ишбулатов укучыларны соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлап җылы теләкләрен җиткерде һәм  йомгаклау аттестациясенә рөхсәт алу турындагы боерыкны укып ишеттерде. Балаларга уңышлар, сәламәтлек һәм киләчәктә үз алларына куйган максатларга ирешүләрен теләде.

Электән килгән гадәт буенча, чыгарылыш укучыларын шигырьләр сөйләп һәм шаян җырлар башкарып беренче сыйныф укучылары да котладылар. Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы егетләр һәм кызлар укытучыларына шигырь һәм җыр юллары белән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, күпләрнең күңеле тулды.

Мәктәпне тәмамлаучы Станислав Борисов һәм беренче сыйныф укучысы Регина Габдрахманова, электән килгән гадәт буенча, бергәләп мәктәп кыңгыравын яңгыраттылар, кыңгырау чыңы чыгарылыш сыйныфларны үзаллы тормышка озатып калды.

Балалар белән сөйләшеп торганнан соң Евгения Тимочконың укуын мәктәптә дәвам итәргә, ә Карина Аллаярова белән Радмила Рәхимкулованың М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты колледжына укырга керергә теләве турында белдек. Үз алдына зур максатлар куйган чыгарылыш укучыларына зур уңышлар телибез!

Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата
Соңгы кыңгырау чыңы олы юлга озата
Автор:
Читайте нас: