Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 Май 2022, 09:32

Караякупта техник тикшерү үтте

Авылда ныклы хуҗалык алып бару өчен техника кирәк. Тик ул тикшерү узмаса, төзек түгел дип санала.

Караякупта техник тикшерү үтте
Караякупта техник тикшерү үтте

18 майда Караякуп авылында шәхси кулларда булган тракторларны күрсәтмә техник тикшерү узды.

– Мондый эш форматы Шөнгәккүл һәм Караякуп авыл биләмәләрендә гамәлдә. Авыл старостасы Шамил Даутовка мөрәҗәгать иттем – ул оештырды. Бүген барысы да килә алмады, аларның техникасын барып караячакбыз, чөнки тракторлар тикшерү узарга тиеш. Күрсәтмә техник тикшерүнең төп максаты – шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләрен техника тикшерү барышы белән таныштыру һәм техник чара хуҗасының нинди документлары булырга тиешлеген күрсәтү, – диде Чишмә районы Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы Яков Кожевников.

Авыл Советы бинасы каршындагы төп мәйданда дистәдән артык «МТЗ-80», «МТЗ-82», кызыл төстәге җыйнак кына «Т-25» тракторлары тезелгән.

Үзйөрешле машиналарга, төгәлрәге тракторларга техник тикшерү башланыр алдыннан Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе начальнигы техника хуҗалары белән инструктаж үткәрде, бу өлкәдә гамәлдә булган законнар, тракторга документлар алу тәртибе, техниканы тикшерү сроклары турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Механизаторларның күбесенең тәҗрибәсе зур. Мәсәлән, Әнәс Зөлкәрнәев 1981 елдан бирле тракторда. Бу чара Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында икенче курста укучы Ирек Карагулов өчен генә яңалык булды. Ул апрель азагында гына трактор йөртү таныклыгы алган һәм хәзер туган авылында практика уза.

– Чишмә районы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясендә 1569 берәмлек техника исәптә тора. Районда 550 үзйөрешле машина физик затлар исеменә теркәлгән, – дип сөйләде Яков Андреевич. –  Иң күп – йөзгә якын трактор поселокта, шулай ук Шөнгәккүл, Арслан, Ар авыл Советларында теркәлгән. Үз тракторлары булган кешеләрнең якынча 10–15 проценты халыкка бакча сөреп, казып түләүле хезмәтләр күрсәтә. Әмма күпләр тракторны үз хуҗалыгында печән, салам, утын әзерләү өчен сатып ала.

Техник тикшерү бәйгегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Мәсәлән, беренче урын Хәниф Таһировка, икенче урын Динар Ибраевка бирелде, Гизәр Зарипов исә өченче урын алды.

Караякупта техник тикшерү үтте
Караякупта техник тикшерү үтте
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: