Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2022, 14:26

Җиңү хөрмәтенә

9 майда Чишмәдә бәйрәм уңаеннан тантаналы чаралар узды

Җиңү хөрмәтенә
Җиңү хөрмәтенә

9 Май – һәрберебез өчен үзенчәлекле бәйрәм.

Бу көнне район хакимияте каршындагы үзәк мәйданда иртәнге 9дан ук халык күп иде. Биредә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды.

Җиңү байрагын күтәреп чыгу һәркем өчен дулкынландыргыч мизгел булды. 12нче Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городокский аерым гвардия инженерлар бригадасының 63494нче хәрби часте хезмәткәрләре Җиңү байрагы белән мәйданнан үткәндә күпләрнең күңеле тулды.

– Бу чарада һәрвакыт катнашам. Ел да дулкынланып медальләремне тагып митингка киләм. Сугыш башланганда тугыз яшьлек кыз идем. Безне башка үсмер балалар белән ике тапкыр Лентовкага урман кисәргә җибәрделәр. Җирдә үскән бар нәрсәне ашадык, үзебез чабата үреп кидек. Җиңү килеренә бик ышандык, – дип сөйләде 91 яшьлек Фәймә Фәттахова.

Ул тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары белән бергә трибунадан митинг карады. Безнең әңгәмәгә Ирек авылыннан килгән 92 яшьлек Мәхмүт Кахтиранов та кушылды.

– Сугыш чорында үсмерләр кем булып кына эшләмәде, бар эшкә дә өйрәндек. Безнең авылда атлар да, бер трактордан башка бернинди техника да юк иде – барысы да фронтка озатылды. Шуңа тагу өчен чана әтмәлләдек, ашлыкны нәрсә белән булса да ташырга кирәк иде бит... Барыбызга да авыр булды. Әмма уртак көч белән дошманны җиңә алачагыбызга өметләндек, – диде ул.  

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, митингта чыгыш ясап, Җиңү көне – ул Ватанны саклап гомерен биргән ата-бабаларыбызны, хәзерге вакытта аларның изге эшен дәвам итеп геноцидка каршы көрәшкән якташларыбызны искә алу көне дә. Махсус хәрби операциядә безнең якташларыбыз катнаша. Кызганычка каршы, югалтулар да бар. Митингта Украинадагы махсус операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган якташларыбызның гаиләләре дә бар. Ватан геройларына мәңгелек дан! Бүгенге бәйрәмгә кадәр яши алмаганнар, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар онытылмасын! – дип билгеләп үтте ул.

Митингтан соң хәрбиләр Җиңү байрагын күтәреп Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә куелган мемориалга таба атладылар, алар артыннан «Үлемсез полк» тезелде. Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды.

Поселокта яшәүче Регина Алексеева чәчәкләр салуга кызы белән килгән.

– Мин формадан булгач, биш яшьлек кызыбыз Каролинаның да парадка хәрби формада киләсе килде – солдат гимнастеркасына заказ бирдек. Балаларга пилотка һәм хәрби форма килешеп тора, бик җитди кыяфәттә Мәңгелек ут янына килеп чәчәкләр салалар, – диде ул.

Быел Чишмә районында үткән «Үлемсез полк» йөрешендә 5 мең кеше  катнашкан (бу алдагы көннәрдә район авылларында һәм торак пунктларында үткәрелгән акцияләрне санамыйча).

Кушкуак авылыннан Френель Әсәдуллин бәйрәмгә абыйлары Фәрит һәм Рәшит Әсәдуллиннарның портретлары белән килгән.

– Фәрит сугышка кадәр Польша чигендә хезмәт итте, Германия безнең илгә бәреп кергән чорда хәбәрсез югалды. Ә 1945 елның гыйнварында армиягә алынган икенче абыем 1947 елда Иваново-Франковский өлкәсендә һәлак булды. Берсе 22, икенчесе 23 кенә яшьтә иде, – дип сөйләде Френель Арслан улы. 

Чишмә авылыннан Рамил Әсәдуллин митингка оныгы белән килгән, ул карт картәтисе Мирвәлетдин Әсәдуллинның портретын горурлык белән күтәреп барды.

– Әти сугышның беренче көненнән башлап азагына кадәр фронтта минометчы булган, ике Дан, Кызыл Йолдыз һәм Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнгән, – дип сөйләде Рамил Мирвәй улы.

Республика буенча «Үлемсез полк» сафына гомумән алганда 487 мең кеше баскан.

Җиңү паркында үткән бәйрәм программасы бик бай эчтәлекле булды. Мәдәният сарае янында урнашкан кыр кухнясында солдат боткасы пеште, аны тарата башлаганчы ук чират тезелде.

Чишмәдә солдат боткасын, электән килгән традиция буенча, «Туклану үзәге» җәмгыятенең иң оста пешекчеләре әзерли. Быел алар рекордлы санда – 1 мең порция тараткан. 9 майга солдат боткасы 60 килограмм карабодай ярмасыннан пешерелгән. Тәмле һәм туклыклы булсын өчен күркә ите, акмай һәм көнбагыш мае, кишер һәм суган салынган. Таралып торган ботка чынлап та бик тәмле һәм хуш исле иде. Саф һавада ашалган ботка аппетитны тагын да күтәреп җибәрде.

Ә Тарих-туган якны өйрәнү музее ике урында фотозона тәкъдим итте. Аларның берсе музей бинасында урнашкан иде, анда халыкка экскурсия дә тәкъдим ителде; район Мәдәният сарае мәйданындагы икенче фотозонада тарихи экспонатлар янында төнгә кадәр фотога төшәргә мөмкин булды. Сүз уңаеннан, парктагы яңа арт-объектлар да зур кызыксыну уятты – алар янында да фотога төшү өчен чират тезелде.

Җәйге эстрадада көндезге 2дән башлап төнгә кадәр концерт барды. Артистларның чыгышы һәркемнең күңелен кузгатып җибәрде, кайберәүләрнең хәтта күзләре яшьләнде. Бу бәйрәмне юкка гына «күз яшьләре белән бәйрәм» димиләр бит. «Яңа исемнәр» вокал смотр-бәйгесендә катнашучылар да аерым атмосфера тудырды: тамашачылар «Интер» һәм «Крылья» җырларына кушылып җырладылар һәм биеделәр. 

Кич Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган бәйрәм салюты булды.

Әлеге юллар авторы белән аралашучыларның күбесе бәйрәмне оештыруга көч салган, вакытын кызганмаган һәркемгә рәхмәт белдерделәр.

Җиңү хөрмәтенә
Җиңү хөрмәтенә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: