Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 Май 2022, 10:11

Юллар, электр белән тәэмин итү, чүп түгү...

Республика бакчачыларының беренче форумында шул мәсьәләләр турында сүз барды

Бакчачылык ширкәтләрендә янгын хәвефсезлеге буенча җыелышлар  даими булып тора
Бакчачылык ширкәтләрендә янгын хәвефсезлеге буенча җыелышлар даими булып тора

Күптән түгел «Торатау» Конгресс-холлында республика бакчачыларының беренче «SMART-бакчачы» форумы узды.

Анда Чишмә районы делегациясе – хакимият башлыгы Ришат Мансуров, аның беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов һәм бакчачылар җәмгыяте рәисе Роберт Фәйзуллин да катнашты.

– Форум бар яклап та уңышлы үтте. Чишмә районы коммерция булмаган бакчачылык ширкәтләре арасында республика буенча бишенче урында, – дип тәэссоратлары белән уртак-лашты районның бакчачылар җәмгыяте рәисе Роберт Флүр улы.

– Ә безнең районда алар күпме?

– Чишмә районы территориясендә 97 бакчачылык ширкәте бар. 2021 елга кадәр аларның саны 106 иде, әмма 9ы җир участокларын файдаланмаулары яки аларны рәсмиләштерергә теләмәүләре сәбәпле бетерелде. «Озерный-1», «Нефтяник», «Спорт-отдых», «Родник», «Сахра», «Юматово», «Алкин-2», «Родник-2» һәм башка шуның кебек бакчачылык ширкәтләре иң зурлардан санала.

– Бакчачыларның төп проблемасы – юллар... 

– Чынлап та, бу Чишмә районы бакчачылык шир-кәтләренең иң көнүзәк проблемасы. Форумда аны хәл итү турында фикер алыштык. Юллар төзүгә акча бүленде инде. Чишмә районы бакчачылары игътибарсыз калмады – республикага бирелгән акчаның өчтән бер өлеше юллар төзүгә юнәлдереләчәк.

Бүгенге көндә якынча 12 миллион сум бирү планлаштырыла. Узытамак авылыннан «Сахра» бакчачылык ширкәтенә кадәр 3,3 километр озынлыкта юл салу өчен якынча алты миллион сум акча таләп ителә. Заводянка авылыннан «Озерный-1» ширкәтенә кадәрге участокка да 2,2 километр озынлыкта юл салыначак. Гомумән алганда, 5,5 чакрым юлга вак таш җәю һәм тигезләү күз уңында тотыла. Бу максатка акча бирелә башлады. Санжаровкадан Узытамак авылына, Узытамактан «Солнечная поляна» бакчачылык ширкәтенә кадәр юл төзү өчен дә күп акча таләп ителә. Әлеге вакытта бу юлларны муниципалитет балансына күчерү буенча эш алып барыла. Бу эш барып чыкса, аларны Чишмә юл ремонтлау-төзү идарәлеге хезмәтләндерәчәк.

Тагын бер зур проблема бар, бу – «Солнечная поляна», «Заря» ширкәтләре янындагы текә яр. Дим елгасы яры ишелә һәм ул юлга таба якынлаша. Экология министрлыгына хат яздык, чөнки аларның рөхсәтеннән башка бернәрсә дә эшләргә ярамый. Эш шунда, Дим елгасының мәйданы – федераль әһәмияттәге җир һәм сулык. Ярны ни рәвешле ныгытачагыбыз Экология министрлыгының җавап бирүенә бәйле. 

– Форумда тагын бер проблема билгеләнде, бу – электр белән тәэмин итү.

– Әйе, эш электр челтәрләрнең тузганлыгында гына түгел (әйткәндәй, республика буенча бакчачылык ширкәтләренең күбесендә трасформаторлар һәм электр тапшыру линияләре бик тузган, өстәвенә, аларның яртысыннан күбрәге баланста тормый), ә «Башкирэнерго» җәмгыятенең «Үзәк электр челтәрләре» производство бүлегенең һәр кулланучы белән килешү төзергә теләмәвендә. Мәсәлән, коммерция булмаган бакчачылык ширкәтләрендәге 60 җир участогының хуҗасы бар, ә килешү бары тик бакчачылык ширкәте рәисе белән генә төзелгән. Минемчә, электр белән тәэмин итү турындагы килешү малтабармы, йорт хуҗасымы яисә бакчачы булсынмы ул, һәр кулланучы белән шәхсән төзелергә тиеш. Электр белән тәэмин итүне «Башкирэнерго» җәмгыятенең «Үзәк электр челтәрләре» бүлекчәсе балансына тапшыру планлаштырыла. Электр тапшыру линияләрен хезмәтләндерү һәм һәр кулланучы белән аерым килешү төзү бакчачылык ширкәтләре проблемаларын 60%ка киметәчәк. Хөкүмәт тарафыннан бу проблемага игътибар бирелер һәм «Башкирэнерго»ның «Үзәк электр челтәрләре» җәмгыяте белән уртак фикергә килеп булыр, дип ышанабыз.

– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «SMART-бакчачы» форумында чыгыш ясап, бакчачыларга ярдәм итү турында үз фикерен белдерде.

– Әйе, ул быел Башкортстан бюджетыннан бакчачылыкка 100 млн сум бирелүен билгеләп үтте. Коммерция булмаган бакчачылык ширкәтләре территорияләрен инженерлык челтәрләре белән тәэмин итүгә субсидия бирелә. Чыгымнарның якынча 50%ы эчке инфраструктура объектларын, аерым алганда, электр тапшыру линияләрен, комплектлы трансформатор подстанцияләрен, электр энергиясе, су һәм газ белән тәэмин итү системаларын үзгәртеп коруга һәм ремонтлауга, юллар төзүгә тотылачак. Ә бакчачылык ширкәте территориясе чикләрендә комплекслы кадастр эшләрен башкарган, шулай ук каты коммуналь калдыклар түгү мәйданчыкларын төзекләндерүгә һәм контейнерлар сатып алуга киткән чыгымның 90%ын кире кайтарып алырга мөмкин булачак. Дәүләт ярдәме күрсәтү тәртибе эшләнгән һәм расланган. Барлык эшләр подряд тәртибендә башкарылган булса, субсидияләр агымдагы һәм алдагы елларда тотылган чыгымнарга кагыла.

Әйткәндәй, районның барлык бакчачылык ширкәтләре белән каты көнкүреш калдыкларын түгү буенча килешүләр төзелгән, әмма бүгенге көндә аларның кайберләрендә зур күләмле чүп ташлау өчен  контейнерлар һәм бункерлар җитми.

 

 

Безнең белешмә

Республика халкының өчтән бер өлеше бакчачылык белән шөгыльләнә. Без әлеге күрсәткеч буенча Рәсәйдә җиденче урында торабыз. Бүгенге көндә Башкортстанда яшәүче 500 меңнән артык кешенең бакчасы һәм дачасы бар, ягъни 1,5 миллион граждан (яки республика халкының 37%ы) бакчачылык белән шөгыльләнә. Башкортстанда барлыгы 1,5 мең коммерция булмаган бакчачылык ширкәте бар. Авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларына караганда, бакча участокларының гомуми мәйданы 61 мең гектар тәшкил итә. Аларның уртача зурлыгы – якынча 7,7 сотый.

Бакча ширкәтләре юлларының гомуми озынлыгы 1 600 чакрым тәшкил итә, 290 км – төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге юллар. Калган 1300 км – хуҗасыз яки бакчачылык ширкәтләре милкендәге юллар, шуларның яртысыннан күбрәге канәгатьләнерлек хәлдә түгел. 2021 елда республика тарафыннан бүлеп бирелгән 50 млн сум исәбенә хуҗалары билгеле булган 30 чакрым юл ремонтланачак.

Бакчачылык ширкәтләре ихтыяҗларына республика бюджетыннан 100 млн сум – юлларны төзекләндерүгә 50 млн сум һәм электр белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүгә янә 50 млн сум акча бүлү планлаштырыла.

«SMART-бакчачы» форумында «дача амнистиясе»н 2031 елга кадәр озайту һәм федераль дәрәҗәдәге бакчачылык өлкәсендәге яңа законнар кабул ителү турында хәбәр ителде.

Башкортстанда бакчачылык берләшмәләре мәсьәләләрен оператив хәл итү өчен БР Хөкүмәте карамагында Премьер-министр урынбасары – Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов җитәкчелегендәге эш төркеме оештырылды. Һәр муниципаль районда проблемаларны һәм ихтыяҗларны ачыклау өчен бакчачылык ширкәтләре белән хезмәттәшлек итүче ведомствоара комиссияләр төзелде. Чишмә районында бакчачылыкка ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара эш төркеме җитәкчесе – хакимият башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов.

Юллар, электр белән тәэмин итү, чүп түгү...
Юллар, электр белән тәэмин итү, чүп түгү...
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: