Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2022, 11:45

Һәйкәл нигезендә – бер уч Чишмә җире

1 майда Уфада «Хәтер җире» республика марафоны башланды. Әлеге чара Рәсәй Герое – генерал Шәйморатов хөрмәтенә куелачак һәйкәл нигезенә җир белән гильза салуга багышлана һәм Башкортстанның 9 төбәгендә үтә.

Һәйкәл нигезендә – бер уч Чишмә җире
Һәйкәл нигезендә – бер уч Чишмә җире

3 майда Чишмә поселогында Бөек Ватан сугышында катнашкан яугирләр хөрмәтенә куелган мемориал янында сугышчылар каскасына җир салу тантанасы үтте. Акциядә хәрби хәрәкәтләр ветераннары, район оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре, Яшь армиячеләр отряды катнашты.

1942 елның 5 декабрендә Шөнгәккүл – Чишмә станцияләре арасында яралыларны һәм авыруларны ташучы ике хәрби-санитар поезд бәрелешкән һәм кызыл армиячеләрнең җәсәдләре күмелгән урыннан да бер уч җир алынган. Бу кышкы салкын көндә булган фаҗигадә күп кешенең гомере өзелгән. Хәзер бу урында мемориал тора.

Рәсәй Әфганстан ветераннары берлегенең Башкортстан төбәк оешмасының Чишмә районы бүлекчәсе рәисе, Әфган сугышы ветераны, район Советы депутаты Андрей Исаевка әлеге җирне район хакимияте башлыгы Ришат Мансуровка тапшыру хокукы бирелде. Андрей Евгеньевич 1987 елда Кораллы көчләр сафына алынган, 1987 елның октябреннән 1988 елның ноябренә кадәр Әфганстанда хезмәт иткән. «Казанышлар өчен» ордены һәм «Хәрби казанышлар өчен» медале белән бүләкләнгән.

Марафонда катнашучылар алдында Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров чыгыш ясады.

– Хөрмәтле чишмәлеләр! Бүген без истәлекле вакыйгада катнашабыз, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры, генерал Миңнегали Шәйморатов хөрмәтенә Уфада куелачак һәйкәл нигезенә салыначак Чишмә җирен тапшы-руның шаһитлары булып торабыз. Безнең бурыч – ветераннарыбызга ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү (безнең районда алар өчәү генә калды), бакыйлыкка күчкәннәрне искә алу. Тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына кайгыртучанлык күрсәтергә тиешбез. Герой-җиңүчеләр турындагы истәлек мәңге яшәсен! – диде ул.

Арытаба сугыш елларында Ватан өчен көрәштә һәлак булган яугирләрне бер минут тын торып искә алдылар.

Республикада үткән патриотик марафон барышында 80 ел элек Кадыйр Даян һәм Заһир Исмәгыйлев иҗат иткән легендар «Шәйморатов генерал» җыры башкарылды. Беренче булып бу җыр Габдрахман Хәбибуллин башкаруында яңгыраган. Акциядә катнашучыларга аның язмада сакланган бер куплетын тыңлау мөмкинлеге бирелде, арытаба җырны район Мәдәният сарае хезмәткәре Марат Гатауллин дәвам итте.

4 майда марафон барышында Әлшәй районының Раевка авылында Чишмә, Бишбүләк, Дәүләкән, Миякә, Ярмәкәй, Стәрлебаш, Благовар, Бүздәк, Әлшәй һәм Бәләбәй районнарыннан алынган бер уч җир тантаналы рәвештә Меләвездән килгән рәсми делегациягә тапшырылды.

Акция 9 майда Уфа шәһәренең Совет мәйданында тәмамланачак, җир салынган гильза тантаналы рәвештә Рәсәй Герое М. Шәйморатовка куелачак һәйкәл нигезенә салыначак.

 

Безнең белешмә

Чишмә районы Бөек Ватан сугышында җиңүгә үз өлешен керткән.

11575 кеше фронтка алынган. 6183 кеше һәлак булган һәм хәбәрсез югалган. 3605 якташыбыз орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Яугир чишмәлеләр бик күп хәрби операцияләрдә катнашканнар. Чишмә районы халкы 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенә ярдәм күрсәткән – азык-төлек, җылы киемнәр, савыт-саба, фураж белән тәэмин иткән.

Чишмәле – тумышы белән Ибраһим авылыннан булган Абдулла Гыйззәтуллин 1944 елда Днепр елгасын кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Якташыбызның исеме БР Милли һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе музейларында урнаштырылган 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең җитмеш сигез Герое исеме белән бергә мемориаль тактага алтын хәрефләр белән уеп язылган.

 

Дата очраклы гына сайланмаган

1 майда Уфада үткән марафонны ачу тантанасында Башкортстан Республикасы мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре ветераны, полковник Альберт Шаһиморатов һәм башкалар катнашты.

1 май көне очраклы гына сайланмаган. 1942 елда нәкъ шул көнне 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе гамәлдәге армия составына, Брянск фронтының 3нче армиясенең 8нче кавалерия корпусы карамагына тапшырылган. 1 майда дивизиянең шәхси составы хәрби ант кабул иткән. Нәкъ бу көнне, әмма инде

1945 елда. СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Башкорт кавалерия дивизиясе Берлин операциясе барышында һәм Бранденбургны алганда күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнгән.

Һәйкәл нигезендә – бер уч Чишмә җире
Һәйкәл нигезендә – бер уч Чишмә җире
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: