Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 Май 2022, 11:28

«Атайсал» якташлык көчен исбатлады

Гүзәл Хәммәтдинова, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Чишмә районы делегациясе Уфада узган «Якташлар көче» форумында катнашты.

«Атайсал» якташлык көчен исбатлады
«Атайсал» якташлык көчен исбатлады

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның мартында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычында «Атайсал – кече туган ягым» проекты башланды.

Бер ел эчендә республикада 570 миллион сумлык 5,5 мең проект гамәлгә ашырылды. 630 миллион сумлык тагын бер меңгә якын проект өстендә эш алып барыла. Бу гади ке-шеләрнең акчалары, башлангычлары һәм кече туган ягындагы тормышны яхшырак һәм уңайлырак итү теләге.

«Атайсал» – ул меценатлар турындагы тарих кына түгел. Бу уртак зур эшләрнең дәвамы – өмәләр үткәрү, бердәмлек символы, «Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз» девизын тормышка ашыру. Арытаба да бер-беребезгә ярдәм кулы сузып яшәрбез», дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.

«Атайсал» проекты кыска гына вакыт эчендә максатына иреште – битараф булмаган якташларны берләштерде. Проект порталында 2700 катнашучы теркәлгән, алардан 7800дән артык гариза килгән, шуларның 121е – Чишмә районыннан. «Атайсал» проектын тормышка ашыру барышында республикада бер ел эчендә йөзләгән балалар һәм спорт мәйданчыгы урнаштырылган, 220 чишмә төзекләндерелгән, мәчетләр һәм чиркәүләр төзелгән, китапханәләргә 3 меңнән артык китап тапшырылган, шәһәрләрдә һәм районнарда бик күп чаралар үткәрелгән. Меценатлар әлеге проектларны тормышка ашыруга 570 миллион сумнан артык акча җибәргән. «Якташлык көче» форумында үз акчаларын, вакытларын, көчләрен кече туган ягыбызны үстерергә әзер булган якташларыбызга рәхмәт йөзеннән «Атайсал» проектына йомгак ясалды. Форум – ул Рәсәй Федерациясенең тарихи-мәдәни, фәнни-мәгариф һәм эшлекле үзәге буларак, Башкортстан Республикасының казанышларын күрсәтү. Бу – чыгышлары белән безнең республикадан булган, бүгенге көндә төбәктән читтә яшәүче һәм Башкортстанның үсешенә төрле яклап өлеш керткән кешеләр белән танышу мөмкинлеге.

Якташлыкның көче – ул традицияләр көче, үсеш көче, мәхәббәт көче, Ватан көче!

«Атайсал» якташлык көчен исбатлады
«Атайсал» якташлык көчен исбатлады
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: