Чишмэ
+31 °С
Облачно
Җәмгыять
27 Апреля 2022, 04:53

«Озайтылган көн» төркемнәре булачак

Дәүләт думасы мәктәпләрдә «озайтылган көн» (продленка) эшен җайга салу турындагы закон проектын караячак.

«Озайтылган көн» төркемнәре булачак«Озайтылган көн» төркемнәре булачак
«Озайтылган көн» төркемнәре булачак

Әлегә «озайтылган көн» төркемнәре мәктәпләрнең өчтән бер өлешендә генә бар. Рәсәй парламенты спикеры Вячеслав Володин үзенең «Telegram-каналында» мәктәпләрдә «озайтылган көн» төркемнәрен булдыру буенча федераль нормалар гарантияләренең мөһимлеге турында фикерен белдерде. Аның фикеренчә, бу мәсьәлә хакында ата-аналар һәм укытучылар белән берлектә сөйләшү мөһим. Яңа закон проектына ярашлы, «озайтылган көн» төркемнәрен ачу турындагы карар, ата-аналарның фикерен исәпкә алып, белем бирү оешмасы тарафыннан кабул ителәчәк. Моннан тыш, балаларны карау һәм тәрбияләү белән беррәттән, мондый төркемнәрдә дәресләргә әзерлек алып барылырга, түгәрәкләр һәм мәдәни чаралар үткәрелергә тиеш.

Әлеге закон кабул ителгән очракта, «озайтылган көн» белем бирү процессының бер өлеше булачак. Ә ата-аналар түләвен киметү өчен төбәкләргә «озайтылган көн» төркемнәрен өстәмә финанслау хокукы биреләчәк.

 

«Озайтылган көн» төркемнәре булачак
«Озайтылган көн» төркемнәре булачак
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас