Чишмэ
+20 °С
Дождь
Җәмгыять
25 Апреля 2022, 06:24

Донор каны гомерләрне саклап калырга ярдәм итә

20 апрельдә Бөтендөнья кан доноры көне билгеләп үтелә. Чишмәлеләр арасында да бик күп мактаулы донорлар бар. Элек район дәваханәсе карамагында да кан тапшыру бүлеге бар иде.

Донор каны гомерләрне саклап калырга ярдәм итәДонор каны гомерләрне саклап калырга ярдәм итә
Донор каны гомерләрне саклап калырга ярдәм итә

Чишмә үзәк район дәваханәсендә 2012 елдан трансфузиология кабинеты эшли башлады, анда кеше канының туңдырылган плазмасы, ковидка каршы плазма, эритроцитар масса кебек гомер өчен мөһим булган компонентлар саклана, кабул ителә, аларга заказ бирелә, хастаханә бүлекләренә җибәрелә.

Район дәваханәсе мәгълүматларына караганда, безнең районда 179 мактаулы донор исәпләнә, алар арасында Рәсәй донорлары гына түгел, ә СССР донорлары да бар.

Сүз уңаеннан, нинди эшчәнлек белән шөгыльләнүенә карамастан, һәр сә-ламәт кеше донор була ала.

– Әмма моның өчен кайбер шартлар бар. 18 яшьтән өлкәнрәк, авырлыгы 50 килограммнан да ким булмаган, вируслы гепатит һәм ВИЧ-инфекция белән авырмаган һәркем кан доноры була ала. Әлбәттә, үз канын тапшырырга теләгән кешенең гемоглобины нормада булырга һәм зарарлы гадәтләре булмаска тиеш, – дип аңлатты Чишмә үзәк район дәваханәсенең табиб-трансфузиологы Ләйсән Туктарова.

2021 елда район дәваханәсе стационарында 128 литр эритроцитар масса һәм 102 литр туңдырылган плазма, шул исәптән 5,9 литр ковидка каршы плазма булган.

– Коронавируска каршы плазма, ягъни Covid-19 белән авырып терелгән пациентларның плазмасы чир бик азган вакытта бик ярдәм итте. Чөнки аның ярдәмендә чир алай ук кискен узмады, ә авырулар тизрәк терелде, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Ләйсән Индус кызы.

Донорлык хәрәкәтенә кушылырга теләгән кешеләр булса, алар Уфада урнашкан Республика кан тапшыру станциясендә үз каннарын тапшыра алалар. Шулай ук Башкортстан районнары буенча бригадалар чыгуы оештырыла. Мәсәлән, агымдагы елның февралендә безнең Алкин амбулаториясенә дә шундый бригада килде, анда 80нән артык донор кан тапшырды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, донорлар каны күпләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Бу кан кайбер хирургия процедуралары үткәргәндә авыруларга салу өчен кулланыла. Донор каны компонентлары һәм донор плазмасы нигезендә әзерләнгән препаратлар шулай ук катлаулы операцияләрдә, бала тапканда, кан акканда, авыр җәрәхәтләр, яман шеш авырулары булганда һәм башка бик күп очракларда кулланыла.

Рәсәй Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, узган елда Башкортстанда яшәүчеләр 46 мең литр кан тапшырган. 301 кеше Рәсәйнең Мактаулы доноры исеменә лаек булган. Ә Башкортстанда мондый исемгә 11 меңнән артык кеше ия.

Кан тапшырганда яшь буенча да чикләүләр бар. Ирләр – 60 яшькә кадәр, ә хатын-кызлар 55 яшькә кадәр донор була ала.

40 һәм аннан да күбрәк тапкыр кан, яки 60 һәм аннан да күбрәк тапкыр плазма тапшыручыларга Мактаулы донор исеме бирелә.

– Мактаулы донор булганнарга пенсиягә өстәмә дә бар, 15 800 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган, ике көн ял да бирелә, – дип билгеләп үтте Ләйсән Индус кызы.

Донор каны гомерләрне саклап калырга ярдәм итә
Донор каны гомерләрне саклап калырга ярдәм итә
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас