Чишмэ
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
21 Апреля 2022, 11:23

Иң мөһиме – максатны аңлау

Ни өчен Бердәм дәүләт имтиханнары (БДИ) стресс тудыра һәм аны ничек җиңәргә? Бу сорау белән без 1нче мәктәпнең 11нче сыйныф укучыларына мөрәҗәгать иттек.

Иң мөһиме – максатны аңлауИң мөһиме – максатны аңлау
Иң мөһиме – максатны аңлау

Иң мөһиме – максатны белү һәм нәрсә эшләвеңне аңлау. Ул чакта әзерләнү авыр булмаячак, дигән фикердә Лиана Фәсхетдинова:

– Уку елы башында мин табиб булачакмын һәм медицина вузына укырга керәчәкмен, дип карар иттем. Шуңа күрә өч фәнне: биология, химия һәм рус телен сайладым. Төп максатым – бюджет нигезендә укырга керү, моның өчен БДИ буенча югары баллар алырга кирәк. Шуңа күрә имтиханнарга әзерләнүгә бар көчемне салам. Сүз дә юк, белергә тиешле мәгълүмат күләме бик зур, әмма теләк булса, барсы да кулдан киләчәк, дип саныйм. Мәктәптә дә, онлайн-дәресләр буенча да әзерләнәм.

 

Алсу Ишбулдина:

– Бераз дулкынлану бар, әлбәттә, әмма даими рәвештә әзерләнгәндә һәм белемнәреңне камилләштергәндә, бу хис юкка чыгарга тиеш. Мин тарих һәм җәмгыять белемен сайладым.

Тарихтан имтиханга әзерлек 9нчы сыйныфтан ук башланды, яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен тәҗрибәле укытучы Эли Смитның «SmitUp» онлайн-мәктәбендә шөгыльләнәм. Җәмгыять белеме буенча «Умскул» курсларын алам. Мәктәптә рус теленә әзерлек шактый көчле, шуңа күрә өстәмә дәресләр турында сүз дә юк. Барыгызга да уңышлар телим!

Иң мөһиме – максатны аңлау
Иң мөһиме – максатны аңлау
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас