Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
26 Марта 2022, 04:40

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Лесной авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Ринат Кулбаев Алкин-2 авылы халкына әлеге вакытта Украинада махсус операция барышында хәрби бурычын үтәүче Кызыл байраклы Кенигсберг-Городокский 12нче аерым гвардия инженерлар бригадасына (Алкин-2 авылында хәрби часть хезмәткәрләренә) җибәрү өчен гуманитар йөк җыярга өндәде.

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итәГуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә

Авылда яшәүчеләрнең күбесенең ире, әтисе, туганнары һәм дуслары шул бригада составында. Әлеге чорда аларга җиңел түгел, шуңа күрә алкинлылар ничек тә булса ярдәм күрсәтергә тели. Р. Кулбаев үзенең «ВКонтакте»дагы аккаунтында хәбәр итүенчә, машина якынча 1,5–2 атнадан юлга чыгачак, шуңа күрә посылка җыю өчен вакыт бар. Тәмәке, сабын, теш пастасы, шампунь яки гель, каска астыннан кию өчен юка баш киеме, эчке киемнәр, перчаткалар, шәмнәр, бәдрәф кәгазе, салфеткалар, шырпы, азык-төлек – озак саклана торган печеньелар, ит һәм балык консервалары, куертылган сөт, кәнфитләр китерергә мөмкин. Барысы да яңа һәм полиэтиленга төрелгән булырга тиеш. Солдатларга хат җибәрергә дә мөмкин.

Гуманитар ярдәмне җыю урыны: Лесной авыл Советы биләмәсе хакимияте (Алкин-2 авылы, Үзәк урам, 1/1, бәйләнеш өчен телефон: 8-347-97-23-981).

Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас