Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
13 Марта 2022, 07:13

Сөеклеләребезгә һәм кадерлеләребезгә – җылы рәхмәт сүзләре

Районның барлык мәдәният учреждениеләрендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чаралары үтте.

Сөеклеләребезгә һәм кадерлеләребезгә – җылы рәхмәт сүзләреСөеклеләребезгә һәм кадерлеләребезгә – җылы рәхмәт сүзләре
Сөеклеләребезгә һәм кадерлеләребезгә – җылы рәхмәт сүзләре

4 мартта район Мәдәният сараенда «Назлы, сөекле һәм гүзәл затлар өчен!» дип аталган тантаналы концерт булды. Мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм балалар иҗат коллективлары музыкаль номерлар белән барлык хатын-кызларны котладылар. 

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров та җылы котлау сүзләре белән чыгыш ясады.

– Кадерле әниләр, тормыш иптәшләре, апалар, хезмәттәшләр, сезгә соклану сүзләрен җиткерергә, ярдәмегез, җан җылыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Әлеге заманда бер көнебезне дә хатын-кызлардан башка күз алдына китереп булмый. Районда мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрнең 79%ын, сәламәтлек саклау өлкәсендә – 85%, мәгариф өлкәсендә 95%ын хатын-кызлар тәшкил итә. Гүзәл затлар төзелешкә, торак-коммуналь хуҗалыкка, авыл хуҗалыгына һәм идарә итүгә лаеклы өлеш кертәләр. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, – диде ул.

Ришат Әнис улы пандемия чорында үзәк район дәваханәсенә ярдәмгә килгән Башкорт дәүләт медицина университеты студентларына да тантаналы шартларда рәхмәт белдерде. Бүләкләнүчеләр арасында Милана Байбәкова, Гөлназ Ганиева, Камелия Гыйззәтуллина, Дилия Заһретдинова, Динара Курамшина, Зарема Ногманова, Диана Якупова һәм Рамил Янгуразов бар иде.

Динара Курамшина – дәвалау факультетының бишенче курс студенты.

Ул район дәваханәсендә практика үткәнче Республика клиник дәваханәсенең ковид-госпиталендә эшләгән. Әлеге вакытта Дим бистәсендәге шәһәр клиник дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә квалификациясен күтәрә. Динара Курамшина, ковид белән авыручыларны дәвалау буенча тәҗрибәсе булуга карамастан, госпитальдә эшләү әле булса рухи һәм физик яктан авыр, дип билгеләде.

– Пандемия чорында авыруларның күбесе үзләрен бик начар хис итте. Медицина хезмәткәрләре арасында да авыручылар булды, шул сәбәпле табиблар җитмәде, дежур торып эшләдек, хәтта йокларга да вакыт булмады. Шундый чакларда медицинаның тормышыбызның бик мөһим һәм кирәкле өлкәсе икәнлеген аңлыйсың. Хәзер мәктәпне тәмамлаганнан соң Башкорт дәүләт медицина университетына укырга кереп дөрес эшләгәнмен, дип әйтә алам. Гомумән алганда, пандемия күпләрнең дөньяга карашын үзгәртте һәм барыбызны берләштерде, дип уйлыйм. Үзеңнең һәм беренче чиратта туганнарыңның һәм якыннарыңның тормышын тагын да күбрәк бәяләргә мәҗбүр итте, – диде Динара.

– Пандемия башланганнан бирле ковид-госпитальләрдә шәфкать туташлары булып эшләдек. Үткән елның август–сентябрь айларында Үзбәкстан башкаласы Ташкентта да булдым. Медицина университеты клиникасының күчмә бригадасы составында районнар һәм авыллар буйлап йөреп, ковид белән авыручыларга ярдәм күрсәттек. Район дәваханәсендә волонтерлык практикасы бар иде. Авыруларны кабул иткәндә терапевтларга ярдәм иттек, шулай ук телефон аша консультация бирдек, – дип сөйләде алтынчы курс студенты Дилия Заһретдинова. 

Гомумән алганда, 19 студентка коронавирус белән чирләүче пациентларга медицина ярдәме күрсәткәннәре, намуслы хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен Чишмә районы хакимиятеннән Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

* * *

8 Март уңаеннан Бәкәй авылы клубында Шәриповлар гаиләсе бәйрәм табыны әзерләп авылдашларын чакырган. Алар өчен клуб үзешчәннәре концерт күрсәткән. Әниләр һәм мәхәббәт турындагы җырлар барысының да күңеленә хуш килгән.

Сөеклеләребезгә һәм кадерлеләребезгә – җылы рәхмәт сүзләре
Сөеклеләребезгә һәм кадерлеләребезгә – җылы рәхмәт сүзләре
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас