Чишмэ
+21 °С
Облачно
Җәмгыять
8 Марта 2022, 06:20

Хатын-кызлар советының көче нидә?

Илүзә Гыйбадуллина, Чишмә район хатын-кызлар советы рәисе Авыл хатын-кызлары советлары нинди эшчәнлек белән шөгыльләнә, район халкының мәдәни һәм рухи гореф-гадәтләрен саклап калу өстендә нинди эш алып бара – әлеге мәкаләдә шул һәм башка мәсьәләләр хакында сүз бара.

Чувалкип биләмәсендә хатын-кызлар советыннан башка бер чара да узмыйЧувалкип биләмәсендә хатын-кызлар советыннан башка бер чара да узмый
Чувалкип биләмәсендә хатын-кызлар советыннан башка бер чара да узмый

Авыл биләмәләрендәге хатын-кызлар советларының башлангыч оешмалары илдәге мөһим чаралар планын үз эченә ала, әмма шул ук вакытта бер-берсеннән аерылып тора. Бу чараларны оештыручыга – хатын-кызлар советы рәисенә дә бәйле. Мәсәлән, Рәйфә Әминева – укытучы, тәҗрибәле педагог буларак, яшь буынны тәрбияләү эшенә зур игътибар бирә, ата-аналар комитеты әгъзалары белән берлектә гаиләләргә баруны оештыра.

Рәзифә Хөсниярова имин булмаган гаиләләр белән эшли. Хатын-кызлар советлары рәисләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр ял сәгатьләрен оештыруга да зур өлеш кертәләр. Күп кенә китапханәләрдә хатын-кызлар клублары эшли. Мәчетләр, һәйкәлләр төзүгә, авылларда төрле объектларны ремонтлауга акча җыю оештырыла. Горный авылында яшәүче актив хатын-кызларыбыз – Земфира Асадованы, Мөкәрәмә Мәүлиханованы, Минзилә Каһарманова белән Венера Харисованы билгеләп үтәсем килә. Ябалаклыдан Лена Булатова, Лена Сәлимова, Гөлшат Зөлкәрнәева һәм Гайшә Йосыпова туган авылларының тарихын бөртекләп җыюлар, билгеле якташлары Кәнзәфәр би истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар оештыруда актив катнашалар. Тәпәреш авылыннан Әнисә Әхмәтшина гражданнар сугышы чорындагы вакыйгалар турында риваятьләр җыюны һәм авылдашы Зәйнәп (бу якларда шул исемдәге тау да бар) хөрмәтенә һәйкәл куюны оештырган.

Новотроицкидан «Зөбәрҗәт», Чувалкиптан «Сәйләннәр», Чишмә поселогыннан «Надежда» һәм «Рухият» хатын-кызлар клублары төрле кызыклы очрашулар үткәрәләр. Ә менә Ар авылыннан «Умырзая» клубы әгъзалары спорт белән актив шөгыльләнә – алар атнага ике тапкыр спорт-савыктыру комплексына йөзүгә һәм тренажерлар залына йөриләр. Әлеге клуб әгъзасы Фәнүзә Бикамова китапханәдә балалар белән кул эшләре түгәрәкләре алып бара.

Районда хатын-кызлар клубы эшчәнлегенә актив ярдәм итүче ир-атлар да бар. Мәсәлән, Дурас авылында гүзәл затларыбыз аш-су әзерләү осталыгы белән уртаклашсын һәм яшь кызларны хуҗалык эшләренә өйрәтсен өчен Геннадий Полюдов Мәдәният йортында үз акчасына кухня корып куйган.

Хатын-кызлар советлары эшенә яшьләрне дә җәлеп итәргә тырышабыз.

Алкин-2 авылында китап бирү пункты ачылу белән яшь әниләр өчен утырышлар һәм очрашулар үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде.

Авылларда хатын-кызлар советы әгъзаларының күбесе өлкән яшьтәге ханымнар. Барысы да актив тормыш рәвеше алып баручылар. Алар якын һәм тугры ахирәтләре белән аралашудан тәм табып, авылдагы мөһим социаль проблемаларны хәл итүгә үз өлешләрен кертеп, дөньяның ямен тоеп гомер кичерәләр.

8 Март – Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан барлык актив гүзәл затларга ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим, районыбызның хатын-кызлар хәрәкәте ветераннары Надежда Денисенкога, Александра Савченкога, Рәвидә Исәнголовага һәм Әнүзә Камалетдиновага аерым рәхмәт белдерәсем килә.

Хатын-кызлар советының көче нидә?
Хатын-кызлар советының көче нидә?
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас