

Даша – Чишмә районының «3Д» Зур волонтерлык хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе капитаны. Саша «Кар десанты» акциясе башлану турында игълан ителгәч тә, беренчеләрдән булып анда катнашырга теләк белдергән. Аңа үзе кебек актив һәм хезмәт сөючән дуслары да кушылганнар. «Без өлкәннәргә ярдәм итәбез. Аларның куанып рәхмәт әйтүе, безне тимурчыларга тиңләве күңелле. Әби-бабайларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзербез, һәм бу эш укуыбызга берничек тә комачауламый», – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.
Чишмә районының «3Д» волонтерлык хәрәкәте игълан иткән акция ялгыз яшәүче өлкәннәргә яки инвалидларга кар чистартуда ярдәм итәргә битараф булмаган гражданнарны берләштергән. Акциядә беренчеләрдән булып Шөн-гәкккүл авылы волонтерлары катнашкан. Волонтерларның урындагы бүлекчәсе капитаны Даша Антипина сөйләвенчә, «Кар десанты»на мәктәп советы да кушылган.
– Акциядә катнашу өчен үзебезнең команда әгъзаларын, ул көнне буш булган кешеләрне чакырдым, бергәләшеп кар көрәргә бардык. Бер көн эчендә өч йорт алдында эшләдек. Кайбер әби-бабайларның күңеле тулды, кайберсе безне дәртләндереп, мактап җибәрде, һәм, әйтергә кирәк, барысы да безнең эштән канәгать калдылар. Юк кына ярдәм күрсәтсәк тә, бик күп уңай тәэссоратлар алдык. Игелек эшләп үзебезне бәхетле тойдык. Әти-әниләребез дә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне табарга булышты. Мәсәлән, безнең авылда авыру ирен ялгызы гына караган әби яшәве турында белдек. Ахирәтем белән алар яшәгән йортны эзләп таптык, ишекләрен шакып, йорт алдыгыздагы карларны көрәргә килдек, дип хәбәр иткәч, әбинең күңеле тулды. Ярдәмгә мохтаҗ шундый кешеләр булганда кул кушырып телефонда уйнап утырып буламыни?! Безнең девиз – «Башкаларга игелек кыл!». Кемнеңдер ярдәмгә мохтаҗ булуын белгәч безгә «Булдыра алмыйм» дигән сүзләр комачауларга тиеш түгел. Чөнки командага эшләргә теләге булган һәм ярдәм итә алган кешеләр килә. Беркемне дә мәҗбүр итмибез. Игелек эшләү өчен көрәк һәм теләк кенә кирәк, – дип фикере белән уртаклашты Даша Антипина.
Әйткәндәй, «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә йорт алдыннан карларын чистартуга мохтаҗ кешеләрнең исемлеге төзелгән. Волонтерларга ярдәм күрсәтү өчен 2-04-60, 8-987-495-2992 телефоннары буенча шалтыратырга гына кирәк. Шалтыратмаган хәлдә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә үзегез барып булышырга мөмкин.