

Алар үз дигәненә ирешү өчен аның дизайнын бераз үзгәрткәннәр – сиренаны ачык кызыл төскә буяганнар. Һәрвакыттагыча, үзләрен «газ карап йөрүчеләр» дип таныштырганнар. Бу хакта гражданнарның аерым катего-рияләренә бушлай (!) АДПИ урнаштыру буенча чираттагы рейд барышында билгеле булды.
82 яшьлек хуҗабикә сүзләренә караганда, әлеге җайланманы аңа гражданнар киемендәге ике кеше сатып алырга тәкъдим иткән.
Уяу булыгыз! Гадәттән тыш хәлләр буенча БР дәүләт комитеты белгечләре тикшерүләр яки профилактик чаралар үткәргәндә формалы киемдә булырга, гражданнар белән аралашканда хезмәт таныклыгын күрсәтергә тиешләр. Шул ук вакытта алар түләүле хезмәт күрсәтә һәм гражданнарга нинди дә булса җиһазлар сата алмый.
Йортыгызга янгын һәм газ чыгуны хәбәр итүче приборлар сатып йөрүчеләр керсә, «112» телефонына шалтыратып бу турыда хәбәр итәргә кирәк.
Чөнки бу приборлар гражданнарның аерым категорияләренә бушлай бирелә.
Безнең белешмә
Үткән елда республикада янгында барлыгы 277 кеше, шул исәптән 14 бала һәлак булган. Чишмә районында әлеге чорда 14 кешенең гомере өзелгән, бу 2020 елга караганда, 6 кешегә күбрәк. Янгыннарның төп сәбәбе – электр җиһазларны урнаштыру һәм эшләтү кагыйдәләрен бозу, тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.
Янгын турында хәбәр итүче җайланма ут чыгуны иртәрәк ачыкларга һәм шуның белән янгыннарны кисәтергә, кешеләр үлеменә юл куймаска мөмкинлек бирә.
Рәсми мәгълүматларга караганда, 688 кешенең, шул исәптән 266 баланың гомере коткарып калынган.
Күптән түгел Кушкуак һәм Ибраһим авылларында булган очраклар да янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланманың нәтиҗәлелеген раслады, өлкән яшьтәге кешеләр сигнал тавышын ишетеп утны үзаллы сүндерә алганнар.