Чишмэ
+16 °С
Облачно
Җәмгыять
16 Февраля 2022, 09:55

Татьяна Хәбибуллина: Руслар соборы бердәмлек өчен

Чишмә районының Руслар соборы иҗтимагый оешмасы менә инде ун ел дәвамында үз тарихына, гореф-гадәтләренә битараф булмаган русларны һәм рус телендә сөйләшкән халыкларны берләштерә.

Татьяна Хәбибуллина: Руслар соборы бердәмлек өченТатьяна Хәбибуллина: Руслар соборы бердәмлек өчен
Татьяна Хәбибуллина: Руслар соборы бердәмлек өчен

Ул 2012 елның 17 февраленнән бирле эшли, беренче утырыш шул елда узган, тәүге рәисе – Андрей Исаев. 2015 елдан башлап аңа балалар сәнгать мәктәбе директоры Татьяна Хәбибуллина җитәкчелек итә.

– Руслар соборы мәгариф һәм мәдәният үсешенә ярдәм үзәге буларак эшли. Халык белән турыдан-туры эшләүче китапханәләр, мәдәният йортлары, сәнгать мәктәбе, өстәмә белем бирү учреждениеләре, музейлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары – безнең эштә төп таяныч. Мәсәлән, район күләмендә үткән җыр һәм рәсем бәйгеләре, телне өйрәнү, милли киемнәр, йолалар һәм гореф-гадәтләр буенча тикшеренү эшләре – боларның барысы да рухи бердәмлек һәм халыклар дуслыгы идеяләрен булдырырга ярдәм итә.

Планнарда – Туган тел көненә багышланган бик күп чаралар оештыру, эстрада җыры буенча «Керәшен суыклары» фестиваль-бәйгесендә катнашу, «Рухият күзлегеннән аеклык» акцияләре, А. С. Пушкинның әдәби кунакханәсе, Аксаков бәйрәме, Рәсәй көненә багышланган, илебездә яшәгән төрле халыкларның көй-моңнары яңгыраган бәйрәм концерты үткәрү. Кайбер чаралар, районныкы дип саналса да, республика күләмендә дә үтә. Үзәк район китапханәсе оештырган «Шигърият көне» бәйгесен дә шундый чаралар исәбенә кертергә мөмкин. Китапханә төне, Сәнгать төне акцияләренә мәктәпләр, китапханәләр, мәдәният йортлары да кушыла. «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында үсмер егетләр һәм кызлар, шулай ук өлкәннәр арасында рус лаптасы буенча спорт фестивальләре уза. Шул рәвешле халык традицияләрен буыннан-буынга тапшыру мөһим.

Коронавирус авыруы җәмгыять тормышына үз төзәтмәләрен кертте, һәм кайбер чаралар онлайн форматта уза. Социаль челтәрләрдә Руслар соборының аккаунты бар, бирегә аның эшчәнлеге буенча материаллар урнаштырыла, шул рәвешле иҗтимагый оешманың нәрсәләр белән шөгыльләнүен күзәтеп торырга, анда үткәрелгән төрле чараларда катнашырга мөмкинлек бар.

Дини бәйрәмнәр үткәргәндә Собор чиркәү белән хезмәттәшлек итә, бергәләп рәсемнәр бәйгесе оештырыла, катнашучыларга бүләкләр, дипломнар тапшырыла. Әлеге вакытта,  мәсәлән, музейда чүпрәк курчаклар күргәзмәсе әзерләнә.

Узган елда Башкортстан руслары соборы мәктәп галереясы булдырган өчен Президент гранты алды. Чишмәлеләр Президент грантлары фондыннан ярдәм алган «Мәктәпнең сәнгать галереясы – яшь буынга мәдәни-рухи тәрбия бирү чыганагы» проектында да актив катнаштылар – сәнгать мәктәбенең күргәзмәләр залына килүчеләр күп булды. Әлеге проект дәвам итә. Башкортстан руслары соборында рәссамнар картиналарының лазер ярдәмендә эшләнгән күчермәләре (копияләре) бар. Биредәге экспозицияләр даими үзгәреп тора һәм балалар әлеге картиналарның күчермәләрен карый ала. 

Районда эшләүче мәдәният һәм өстәмә белем бирү учрежде-ниеләрендә милли киемнәр бар, һәм бу юнәлеш буенча да эш алып барыла.

– Төп максатыбыз – ватанпәрвәрлек, толерантлык, ягъни башка дөньяви карашларны һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итү хисе, туган якка, бөек Рәсәйгә карата мәхәббәт тәрбияләү. Бу бигрәк тә яшь буынга кагыла, шуңа күрә үткәргән чараларыбызның күбесе яшьләргә тәгаенләнгән, – ди Татьяна Владимировна.

Татьяна Хәбибуллина: Руслар соборы бердәмлек өчен
Татьяна Хәбибуллина: Руслар соборы бердәмлек өчен
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас