Чишмэ
+13 °С
Дождь
Җәмгыять
8 Февраля 2022, 05:04

Документлар җыю тәртибе гадиләшә

Бушлай сөт ризыклары кемгә тиеш һәм аны ничек алырга?

Документлар җыю тәртибе гадиләшәДокументлар җыю тәртибе гадиләшә
Документлар җыю тәртибе гадиләшә

Чишмә районында сөт кухнясыннан аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче өч яшькә кадәрге 228 балага, шулай ук бер йөкле һәм бала имезүче ике хатын-кызга бушлай сөт ризыклары һәм коры катнашмалар бирелә.

Яңа әзерләнгән продукция атнага ике тапкыр Октябрьский шәһәреннән китерелә. Аны аз керемле гаиләдә яшәүче балалар, сабый имезүче һәм йөкле хатын-кызлар гына түгел, ә теләге булган һәркем сатып алала. Сатучы Әлфия Рәҗәпова әйтүенчә, бирегә сыйфатлы ризык алу өчен күпләр килә, һәм ул шул ук көнне сатылып бетә.

Гүзәл Әминева Чишмәдә сөт кухнясы ачылу турында хатын-кызлар консультациясенә йөклелек буенча исәпкә басарга килгәч белгән. Башта үзе язылган, хәзер инде өч айлык  кызы Айлинәгә дә сөт ала. «Бу минем дүртенче балам, Уфада яшәгәндә беренче улыма да бушлай сөт ризыклары ала идек, гаиләбезнең кереме аз булу сәбәпле, Чишмәгә күчкәч тә алабыз. Бик ошый, продукциянең төрлесен, яңадан-яңасын китереп торалар. Аны алу өчен документларны бик тиз җыйдык», – ди күп балалы әни.

Әйткәндәй, сөт кухнясы продукциясен алу өчен кирәкле документлар күләме киметелде, чөнки декабрь азагында БР Хөкүмәтенең 784нче карарына үзгәрешләр кертелде. Аз керемле гаиләләр сөт кухнясына бирә торган документлар исемлегеннән республика территориясендә яки прописка буенча яшәү урынын раслаучы документ, гади генә әйткәндә, гаилә составы турындагы белешмә төшереп калдырылды. Хәзер аны бары тик опекага алынган баласы булган һәм документларны беренче тапкыр тапшырган ата-аналарга гына бирергә кирәк булачак. Шулай итеп, йөкле хатын-кызларга, бала имезүче аналарга һәм аз керемле гаиләләрдә яшәүче өч яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына паспорт күчермәсен, туу турында таныклык һәм педиатрдан алган белешмә тапшырырга, шулай ук гариза язарга гына кирәк булачак. Бушлай сөт ризыгы алу өчен гаризаны өч ысул белән бирергә мөмкин – «Сөт кухнясы» пункты, Күп функцияле үзәк (МФЦ) яки мобиль кушымта аша электрон документлар җибәреп. Рәсмиләштерү процедурасы һәм сөт ризыклары алу пунктларының адреслары белән «Сөт кухнясы»ның рәсми сайтында (milkrb.ru) «Для получателей» бүлегендә танышырга мөмкин.

 

Безнең белешмә

«Сөт кухнясы» эшләгән чорда республикада тәүлегенә 5 тонна сөт җитештерүче җиде мәйданчык, сөт продукциясе һәм коры катнашмалар бирүче 140 пункт ачылган. Бүгенге көндә аз керемле гаиләләрдән 22769 бала, 39 ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган сабыйлар, шулай ук 418 йөкле хатын-кыз һәм бала имезүче ана сөт ризыкларын бушлай ала.

Документлар җыю тәртибе гадиләшә
Документлар җыю тәртибе гадиләшә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас