Чишмэ
+15 °С
Болытлы
Җәмгыять
6 февраль 2022, 10:24

Лагерьга бушлай юлламалар

Альмира Мәкъсүтова, мәгариф идарәлеге методисты Җәй көннәрендә балаларын сәламәтләндерү лагерена җибәрергә теләгән, авыр тормыш хәлендә булган ата-аналардан 10 гыйнварда гаризалар кабул ителә башлады.

Лагерьга бушлай юлламаларЛагерьга бушлай юлламалар
Лагерьга бушлай юлламалар

Лагерьга бушлай юлламалар тулы булмаган, күп балалы яки аз керемле гаиләләрдә үскәннәргә ягъни ятимнәргә, үз-үзләрен карый алмаган инвалидларны озата баручыларга, экстремаль шартларда калган, качып һәм күченеп китәргә мәҗбүр булганнарга, көчләү корбаннарына, тормыш-көнкүрешләре бозылган һәм авырлыкларны мөстәкыйль рәвештә җиңә алмаган, шул исәптән социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында тәрбияләнгән балаларга бирелә.

Бушлай юллама алу өчен, гаиләнең аз керемлеләр категориясенә керүен раслаган белешмә сорап Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итү мөһим. Тиешле документларны алганнан соң район мәгариф идарәлегенә (адресы: Чишмә поселогы, Мостай Кәрим урамы, 39А) илтеп тапшырырга кирәк. Биредә балалар ялын оештыручы координатор гаризаны терки, теркәлү датасын исәпкә алып, баланы хронологик тәртиптә исемлеккә кертә.

Бу турыда өстәмә мәгълүматны эш көннәрендә 8 (34797) 2-23-38 телефоны буенча алырга мөмкин.

Лагерьга бушлай юлламалар
Лагерьга бушлай юлламалар
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас