Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
2 Февраля 2022, 05:11

Спортзалдан башлап медиаүзәккә кадәр

Укучылар планлаштырырга өйрәнә һәм проектлар тәкъдим итә

5нче мәктәптән Никита Михайленко белән Айнур Әсәдуллин үз командалары проектын тәкъдим итә5нче мәктәптән Никита Михайленко белән Айнур Әсәдуллин үз командалары проектын тәкъдим итә
5нче мәктәптән Никита Михайленко белән Айнур Әсәдуллин үз командалары проектын тәкъдим итә

Радий Хәбиров яңа уку елы башында ук республика территориясендә мәктәп укучылары башлангычларына нигезләнгән инициативалы бюджет проектларын гамәлгә ашыру турындагы указга кул куйды.

Документка ярашлы, урындагы бюджетлар 2024 елга кадәр әлеге юнәлешләр буенча инициативалы бюджет проектларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен республика казнасыннан субсидияләр алачак.

Мәктәп укучыларының башлангычын тормышка ашыру өчен бюджет ассигнованиеләренең гомуми күләме ел саен 30 млн сум тәшкил итәчәк, бер проектка якынча 500 мең сумга кадәр субсидия бүленә.

Башкортстан буенча быел сайлап алу бәйгесендә 14 район – Әлшәй, Бәләбәй, Белорет, Борай, Дәүләкән, Дүртөйле, Кырмыскалы, Мәләвез, Стәрлебаш, Туймазы, Уфа, Учалы һәм Чишмә районнары, шулай ук Күмертау, Нефтекама, Октябрьский, Салават, Сибай, Стәрлетамак, Уфа шәһәрләре катнаша.

Чишмә районында проект буенча поселокның 5нче, 4нче урта мәктәпләре һәм Р. Абзалов исемендәге Алкин-2 мәктәбе катнаша.

 

Алкин-2 мәктәбе укучылары медиаүзәк өчен!

Р. Абзалов исемендәге Алкин-2 урта мәктәбе укучылары тарафыннан алты проект тәкъдим ителгән. «Оптимистлар» командасы мәктәптә радиотапшырулар алып бару проекты өстендә эшләгән. Булачак медиаүзәктә радионокта булдыру идеясе тәкъдим ителгән һәм инициаторлар төркеме аны шунда ук тормышка ашыруга керешкән. «Хәзерге дөнья шартларында үз вакытында мәгълүмат бирү көнүзәк темаларның берсе булып тора, ә мондый платформа булдыру мөмкинлеге укучылар өчен бик күп мөмкинлекләр ача», – ди мәктәп директоры һәм проект кураторы Маргарита Батыршина.

«Мыслители» командасы Алкин-2 авылының спорт инсталляциясен оештыру проекты белән шөгыльләнгән. Аның нигезендә –  торак пункт аталышындагы хәрефләр. Һәр хәреф механик йогынты аша энергия ясап чыгаручы махсус спорт тренажеры белән җиһазландырылачак. Нәтиҗәдә бу  инсталляция объектларын яктыртырга мөмкинлек бирәчәк.

«Форсаж» командасы мәктәпнең спорт мәйданчыгын яңарту проектын тәкъдим итте. Спорт чараларын уңайлы һәм сыйфатлы итеп уздыру өчен заманча спорт җиһазлары һәм кол-лективның көйләнгән эше таләп ителә, һәм балалар бу проектка зур әһәмият бирәләр.

«Динамит» командасы мәктәп укучыларына спорт белән шөгыльләнү өчен урын булдыру, гади һәм чыдамлы механик тренажерлар урнаштыру проектын тәкъдим итә. «Экипаж» командасы баскетбол мәйданчыгы булдыру өстендә эшләгән. Аларның проект планында шулай ук – спортзалда стеналарның төсен үзгәртү, спорт белән шөгыльләнү өчен җиһазлар сатып алу һәм яшьләргә уңайлы спорт мохите булдыру. «Эрудитлар» командасы мәктәпнең актлар залында Медиаүзәк проекты өстендә эшли.

Бер атна элек Алкин-2 мәктәбендә интерактив конференциядә «Zoom» программасын кулланып презентация һәм проектларны яклау үткән. Тавыш бирүдә 5–11 сыйныф укучылары катнашкан. Иң күп тавышны «Алкин-2 мәктәбендә медиаүзәк төзү» проекты белән «Эрудитлар» командасы җыйган. Әлеге үзәк балаларга иҗат белән шөгыльләнергә, шулай ук медиабелгеч, видео һәм тавыш операторы, репортер, режиссер, сценарий язучы, диктор, радиодан тапшыру алып баручы һәм конферансье кебек һөнәрләргә дә өйрәтәчәк.

Алкин-2 мәктәбендә медиаүзәк төзү проекты буенча беренче урын алган югары сыйныф укучылары советы инициативалы бюджет проектын гамәлгә ашыру буенча эшне башлап җибәрде. Медиаүзәктә булачак белгечләрнең роле билгеләнде. Команданың капитаны – мәктәп активисты, барлык чараларда һәм олимпиадаларда катнашучы 10нчы сыйныф укучысы Адель Исхаков.

 

Ачык һавадагы спорт мәйданчыгы

Поселокның 4нче мәктәбе дә укучылар тәкъдиме буенча инициативалы бюджет проектлары бәйгесендә катнашучылар исемлегенә кергән. Аның асылы – укучыларны мәктәп мохитен уңайлырак итү өчен бюджет акчасын тоту мәсьәләсенә җәлеп итү.

– 10нчы сыйныф укучылары командасы мәктәпнең инициативалы бюджет буенча бәйге проектлары өстендә зур эш алып барды. Активистлар тырышлыгы белән биш проект тәкъдим ителде. Болар – «Тәүге тәэссорат – мәктәп фойесы», «Мәктәп музее», «Актлар залы», «Конференц-зал» һәм «Ачык һавада спорт мәйданчыгы». Балалар команда капитаннарын сайладылар, үзара рәссам-бизәүче, фотограф, менеджер вазифаларын бүлештеләр, үз тәкъдимнәренең дизайнын булдыру өстендә эшләделәр, булачак чыгымнар бәясен исәпләделәр. Тавыш бирү өчен биш проект тәкъдим ителде. «Ачык һавада спорт мәйданчыгы» проекты 71 тавыш җыеп алга чыкты. Тавыш бирүдә 5–10 сыйныфлардан 86 укучы катнашты.

Хәзер балаларга бәйгедә катнашу өчен документлар әзерләргә һәм гариза бирергә кирәк булачак, – дип сөйләде директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, башлангыч сыйныфлар укытучысы Альмира Әсәдуллина.

Унынчы сыйныфта белем алган актив укучыларның берсе Саша Ушакова: «Чаралар үткәрелмәячәген белгәч, бераз кәефебез төште, күп кенә бәйгеләрне кичектерергә туры килде. Әмма хәзер бөтен көчебезне «Ачык һавада спорт мәйданчыгы» проектын әзерләүгә юнәлттек. Заманча спорт мәйданчыгы укучыларга гына түгел, ә якын-тирәдә яшәүче барлык балаларга да кирәк. Мәйданчыкка җәю өчен нинди йомшак түшәмә кирәклеген, кайсы инвентарьларның универсаль булуын, тренажерларның бәясен беләбез. Үзебезне бөтенләй башка юнәлештә сынап карый алуыбызга шатбыз. Бәйге комиссиясе безнең проектны уңай бәяләсен өчен бар көчебезне куячакбыз», – дип сөйләде.

 

Җиңүче тавыш бирү юлы белән ачыкланган

5нче урта мәктәптә 650 укучы белем ала. Аларның яртысы диярлек проект өчен тавыш бирергә хокуклы 5–11 сыйныф укучылары.

– Сайлап алу бәйгесендә катнашу педагогик коллектив өчен дә, укучылар өчен дә зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Башта 5–11 сыйныфлар арасында сорашу үткәрелде, аларның мәктәптә нәрсәләрне үзгәртергә теләве белән кызыксындык. Бик күп тәкъдимнәр булды. Аннары максаты буенча охшаш идеяләрне берләштерү турында карар кабул ителде.

5нче мәктәп укучылары берничә проект тәкъдим иткән, алар түбәндәге максатларга юнәлтеләчәк:

– тикшеренү, белем бирү, спорт һәм иҗади чаралар үткәрү;

– мәктәптә ял итү урыннары булдыру;

– музыка һәм телевидение студияләре һәм медиаүзәкләр, кинозаллар оештыру;

– спорт мәйданчыкларын һәм залларын җиһазлау;

– мәктәп территориясен һәм инфраструктурасын яхшырту белән бәйле барлык нәрсәләр.

Горурланып әйтә алам, безнең мәктәптә максатчан балалар бик күп. Алар, үз чиратында, башкаларны да үз артыннан әйди. Бу мәктәп укучыларының, барыннан да элек, гаиләнең һәм тулаем коллективның казанышы дип саныйм, – дип саный директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары, проектның кураторы Әлфия Нарыкбаева.

Әлеге проектлар буенча эшләү өчен биш команда булдырылган. Без ике укучы – Айнур һәм Никита белән аралаштык. Бик җитди егетләр, иң мөһиме, максатка ничек ирешергә кирәклеген беләләр. Икесенең дә тавышы көр, чөнки капитан өчен сине тыңлаулары гына түгел, ә нәрсә әйтергә теләвеңне ишетүләре дә мөһим.

Мәктәп президенты, өлкән сыйныф укучылары советы рәисе Айнур Әсәдуллинның оештыру сәләте мәктәпнең күп проектларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Мәктәпнең тәүге командасы «Аврора» укучыларга видеороликлар, репортажлар төшерергә һәм эшкәртергә мөмкинлек бирүче җиһазлар белән студия булдыру буенча «Мәктәп телевидениесе» проектын, «Оптимистлар» командасы мәктәпнең тирә-юнен төзекләндерү буенча «Мәктәп ихатасы» проектын, шул исәптән автобус көтеп торучы укучылар өчен уңайлы беседка куярга тәкъдим иткән. «Китап сөючеләр» командасының «Уку территориясе» проекты мәктәп китапханәсен яңартуга юнәлдерелгән. «Форсаж» командасы спорт залын һәм кием алыштыру бүлмәләрен төзекләндерү буенча «Уңыш линиясе» проектын тәкъдим итте», – дип таныштырды безне Айнур командалар проекты белән.

Ә 9нчы сыйныф укучысы Никита Михайленко безне «Тормышта уңыш белән» командасы белән таныштырды. Укучылар мәктәпнең актлар залын төзекләндерү буенча «Иҗади һәм күңелле дөнья» исеме астында проект тәкъдим иткәннәр. Никита команда туплаган һәм проект буенча эш оештырган, шуңа күрә кураторларга күзәтүче ролен генә үтисе калган. Балалар эшкә бик җаваплы караганнар, дизайн-бизәүче, пиар-менеджер, фотограф, видеограф, аналитик вазифаларын бүлешкәннәр – һәркем үз эше белән шөгыльләнгән. Нәтиҗәдә зур эш башкарылган.

Шушы көннәрдә тавыш бирү нәтиҗәләре билгеле булачак, аның барышында җиңүче билгеләнәчәк. Иң күп тавыш җыйган команда бишенче мәктәп исеменнән проект бәйгесендә катнашачак.

Спортзалдан башлап медиаүзәккә кадәр
Спортзалдан башлап медиаүзәккә кадәр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас