Чишмэ
+16 °С
Облачно
Җәмгыять
25 Января 2022, 13:37

Түгәрәкләрдә нәрсә өйрәтәләр?

Чишмә районында балалар өчен бик күп берләшмәләр, түгәрәкләр, секцияләр эшли. Алар баланың шәхес буларак үсешенә ничек тәэсир итә? Районда өстәмә белем бирү системасы ничек үсеш алган? Бу хакта без Пионерлар һәм укучылар йорты методисты Нурия Мөхәммәтшина белән сөйләштек.

Түгәрәкләрдә нәрсә өйрәтәләр?Түгәрәкләрдә нәрсә өйрәтәләр?
Түгәрәкләрдә нәрсә өйрәтәләр?

– Өстәмә белем бирү баланың һәрьяклап үсешенә ярдәм итә, – дип саный ул. – Мәсәлән, Чишмә районы территориясендә өч өстәмә белем бирү учреждениесе эшли – бу Балалар сәнгать мәктәбе, Пионерлар һәм укучылар йорты һәм Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе.

Алар Башкортстан Республикасының «Навигатор» интернет-порталында теркәлгән. Пионерлар һәм укучылар йорты районның 20 мәктәбендә, шулай ук «Родничок» һәм «Аленушка» балалар бакчаларында түгәрәкләр оештыра.

«Навигатор» системасында безнең район буенча 107 өстәмә белем бирү программасы урнаштырылган, шуларның 17се – спорт секцияләре.

– Балалар нинди юнәлешләр буенча укытыла? Берләшмәдә шөгыльләнү өчен язылу ничек алып барыла?

– Әлбәттә, юнәлешләр күп. Мәсәлән, социаль-гуманитар, сәнгать, техник, табигый-фәнни, туристик-туган якны өйрәнү, театр буенча һәм башка юнәлешләр бар. Балаларның иртә үсешенә, мәктәпкә әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Мондый максатлар өчен учреждениеләрдә һәм балалар бакчаларында мәктәпкәчә төркемнәр эшли, ә булачак чыгарылыш сыйныф укучылары өчен төрле фәннәр буенча түгәрәкләр бар. Ата-аналар  балаларын нинди дә булса түгәрәккә яздырырга тели икән, ул моны ике ысул белән эшли ала. Беренчедән, турыдан-туры өстәмә белем бирү учреждениесенә мөрәҗәгать итеп. Икен-чедән – «Навигатор» порталында. Ул, сүз уңаеннан, ата-аналар арасында бик популяр. Чөнки алар вакытлары булмау сәбәпле, өстәмә белем бирү учреждениесенә килә алмаска да мөмкин, шуңа күрә порталга кереп балалары өчен кирәкле түгәрәк табу, буш урыннарны һәм аларның эш графигын карау уңайлы.

– Әлеге түгәрәкләрдә ничә бала шөгыльләнә? Бу кадәр укучылар өчен өстәмә белем бирү педагоглары җитәме?

– Чыннан да, укытучылар җитмәү сизелә, «Навигатор» буенча 6500 кеше теркәлгән. IT-белгечләр дә, тренерлар да җитми.

– Түгәрәкләрдә шөгыльләнгән балалар нинди сыйфатларга ия була?

– Беренче чиратта алар коллективта аралашырга һәм хезмәттәшлек итәргә өйрәнәләр. Балалар республика күләмендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә, олимпиадаларда һәм ярышларда актив катнашалар. Һәм, әлбәттә инде, бу аларның тырышлыгын арттыра, табигать биргән сәләтне үстерергә ярдәм итә, тәҗрибәгә өйрәтә. Мәсәлән, техник иҗат бүлегенә йөрүче балалар үз проектларын якларга өйрәнәләр, бу аларга киләчәктә дә, һичшиксез, файдалы булачак.

Түгәрәкләрдә нәрсә өйрәтәләр?
Түгәрәкләрдә нәрсә өйрәтәләр?
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас