Чишмэ
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
23 Января 2022, 11:40

Сәламәт тормыш рәвешенә ни җитә!

«Аек авыл» республика бәйгесенең район этабы 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Сәламәт тормыш рәвешенә ни җитә!Сәламәт тормыш рәвешенә ни җитә!
Сәламәт тормыш рәвешенә ни җитә!

Быел анда районның байтак торак пунктлары катнаша, бу аңлашыла да, чөнки ул сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, эчкечелекне кисәтүгә юнәлтелгән чара.

Күп кенә авылларда спорт ярышлары үтә, урамда уеннар оештырыла. Административ комиссияләр тарафыннан профилактик рейдлар үткәрелә, аның барышында имин булмаган гаиләләр тикшерелә. Мәдәният хезмәткәрләре дә яңа ел каникулларында бик күп кызыклы чаралар үткәргәннәр.

Ярми авыл Советы биләмәсендә дә биш торак пункт бәйгедә катнаша. Ярми Мәдәният йортында авыл халкы өчен Яңа елны каршы алу, учак янында бию кичәсе, балалар эстафеталары һәм ярышлары, хәтта иске Яңа елга да уеннар, биюләр белән күңел ачу программасы, Кар өстендә рәсем ясау көне кебек яңа чаралар үткәрелә. Анда балаларга һәм аларның әти-әниләренә үзләренең рәссамлык сәләтен күрсәтү мөмкинлеге булган. 15 гыйнвар көнне Түбән Тирмә Мәдәният йорты хезмәткәрләре дә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен уен программасы әзерләгәннәр. «Кем артык?» дип аталган күңелле бәйге, эстафета уеннары үткән. Балалар рәхәтләнеп күңел ачканнар,  соңыннан аларга бүләкләр тапшырылган. Бу чараларның максаты – яшьләргә сәламәтлекнең гел хәрәкәттә булуга һәм дөрес яшәү рәвешенә бәйле булуын җиткерү. Һәр эшкә өлгерү, ялларыңны кызыклы итеп үткәрү өчен күтәренке рухта булу шәп бит. Шуңа күрә, тормышта уңышка ирешәсең килсә, сәламәтлегең турында хәстәрлек күрү мөһим.

Башка авыллардагы мәдәният йортлары һәм клуб хезмәткәрләре дә төрле күңел ачу чаралары үткәрә. Бәйге барышында Ябалаклы авылында максатка ярашлы актив эш алып барылуын билгеләп үтик.

– Бу торак пунктта 210 кеше яши (116 хуҗалык), 18 яшькә кадәрге 43 бала бар, укучылар Шөнгәккүл урта мәктәбендә белем алалар, мәктәпкә автобус белән йөртү оештырылды.

Авылда психоневрология диспансеры, фельдшер-акушерлык пункты һәм клуб бар. Халыкның күбесе Чишмә май экстракцияләү заводының Шөнгәккүл филиалында, кошчылык фабрикасында, теплицада хезмәт куя (торак пунктта эшкә сәләтле 116 кеше яши).

Авыл халкы актив, бар эштә дә башлап йөриләр, бертавыштан «Аек авыл-2021» республика бәйгесендә катнашырга булдылар, – дип хәбәр итте Шөнгәккүл авыл биләмәсенең эшләр белән идарә итүчесе Динә Асаева.

Шуны да билгеләп үтәсе килә, авылның тарихи үткәне бай, ул Кәнзәфәр бинең туган төбәге. Авыл халкы аның турында мәгълүматлар җыя, галимнәр белән аралаша һәм кызыклы тикшеренү эшләре алып бара. Мәчеттә «Сәлам» мәхәлләсе имамы Салават Вәликәев башлангычында тарихи документлар белән танышырга мөмкин булган почмак булдырылган. Үткән елның октябрендә авыл халкы тәкъдиме буенча Кәнзәфәр би хөрмәтенә бюст куелган.

Республикада өченче тапкыр үтүче «Аек авыл» бәйгесе халык арасында эчкечелек дәрәҗәсен киметүгә юнәлтелгән. Авыл халкы бәйге барышында 2022 елның маена кадәр эчкечелекне кисәтү белән шөгыльләнергә, төрле кызыклы түгәрәкләр оештырырга, шул темага багышланган видеолар төшереп социаль челтәрләргә урнаштырырга тиеш. Бу эшләр балл кую системасы буенча бәяләнәчәк. Жюри алкогольгә бәйле кешеләр саны артуын яки кимүен, җинаятьләр статистикасын, шулай ук ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән һәм имин булмаган гаиләләр санын исәпкә алып эш итәчәк.

Сәламәт тормыш рәвешенә ни җитә!
Сәламәт тормыш рәвешенә ни җитә!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас