

Һәм тагын бер начар яңалык: коронавирус балаларга да еш йога башлаган. Бу турыда, аерып әйткәндә, Г. Н. Габричевский исемендәге Мәскәү эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты директорының клиник эш буенча урынбасары Татьяна Руженцева сүзләренә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә. Бу балалар арасында коронавирустан иммунитет дәрәҗәсенең түбән булуы белән аңлатыла. Бер яшькә кадәрге сабыйлар, үсмерләр, шулай ук хроник яисә тумыштан килгән авыруы булган балалар чирне авыррак кичерә. Америка табибларын да сабыйларны дәваханәгә салу очракларының кискен артуы борчый, бу хәл балаларга 5 яшьтән вакцина ясый башлауга карамастан, халык арасында прививка эшләтүчеләрнең аз булуы белән аңлатыла. Дәваханәгә китерелгән балаларның күбесенең организмында су җитмәү һәм респиратор авыру билгеләре күзәтелә, ә кайбер кечкенә пациентларга кислород таләп ителә.