Чишмэ
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
18 Января 2022, 04:45

Ковидка каршы рейдлар үтә

Районда «Башкир-агроинвест», «Хладокомбинат» һәм «Сладости для радости» җәмгыятьләрендә ковидка каршы рейдлар үткәрелде.

Ковидка каршы рейдлар үтәКовидка каршы рейдлар үтә
Ковидка каршы рейдлар үтә

«Башкир-агроинвест»та 268 кеше эшли, шуларның 251е вакцина эшләткән.

«Хладокомбинат»та барлык хезмәткәрләрнең гомуми күләменнән 90 процентының прививка ясатуы ачыкланды.

«Сладости для радости» җәмгыятендә эшләүче 32 кешенең 28ендә вакцинация турында сертификат бар.

Рәсәй Кулланучылар күзәтчелегенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегенең территориаль бүлеге начальнигы Таһир Байбурин сүзләренә караганда, ковидка каршы рейдлар, беренче чиратта, көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә үткәрелгән, шулай ук «Чишмәэнергосервис», «Чишмә су-канал», «Чишмә шикәр заводы», «Чишмә сөт заводы», «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятьләре тикшерелгән. Нәтиҗәдә барлык оешмаларда хезмәткәрләрнең 80 проценттан күбрәге прививка ясаткан. Соңгы алты айда коронавирус белән авыручыларның һәм прививка ясатырга ярамау турында белешмә алучыларның исемлеге төзелгән. Билгеле вакыт үтү белән анда янәдән рейдлар үткәреләчәк. Гомумтуклану предприятиеләрендә пешекчеләр, кухня хезмәткәрләре, беренче чиратта, прививка эшләткәннәр.

«Туклану үзәге» җәмгыяте директоры Энҗе Әхмәдуллина вакцина СОVID-19ны җиңүнең иң ышанычлы ысулы булып тора, дип исәпли. Чөнки җәмәгать туклануы оешмалары хезмәткәрләренең күбесе вирус йоктыру һәм тарату хәвефе зур булган мәктәп ашханәләрендә эшли. «Туклану үзәге» җәмгыятендә 104 кеше хезмәт куя, шуларның 100е вакцина ясаткан, дүртесе төрле сәбәпләр буенча прививка кадатырга ярамау турында белешмә алган. Коллектив иммунитет дәрәҗәсе 96,15 процент тәшкил итә.

«Чишмә су-канал» предприятиесе директоры Ирек Хисаметдинов та коллектив иммунлаштыруның тотрыклы һәм хәвефсез эшләргә ярдәм итүе белән килешә. Шуңа күрә бу чараны контрольдә тота.

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә 555 кеше эшли, шуларның 523е прививка эшләткән, 14е соңгы алты айда ковид белән авырган, 18енең прививка ясатырга ярамау турында белешмәсе бар. Коллектив иммунитет дәрәҗәсе 94,23 процент тәшкил итә.

Рәсәй Кулланучылар күзәтчелеге идарәлегенең территориаль бүлеге тарафыннан махсус комиссия рейдлары дәвам итәчәк һәм даими үткәреләчәк.

 

Ковидка каршы рейдлар үтә
Ковидка каршы рейдлар үтә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас