Чишмэ
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
14 Января 2022, 14:14

Социаль түләү алу өчен

РФ Пенсия фонды акчалата түләүләрне алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Элек аларны халыкны социаль яклау бүлекләре билгели иде, 2022 елдан башлап вәкаләтләр Пенсия фондына тапшырылды.

Социаль түләү алу өченСоциаль түләү алу өчен
Социаль түләү алу өчен

Хәрбиләр яки аларның гаилә әгъзалары 10 мең сум акча алу хокукына ия. Акча имгәнү нәтиҗәсендә инвалид калган кешегә билгеләнә. Гражданин яралану нәтиҗәсендә вафат булса, акча аның гаиләсенә түләнәчәк.

Өченче төркем инвалидлар аена – 3 996 сум, икенче төркем инвалидлар – 9 990 сум, беренче төркем инвалидлар 19 980 сум алачак.

Пенсия фонды бүлегендә яки Күп функцияле үзәктә социаль түләү алу өчен гариза бирергә мөмкин, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Акчалар 5 көн эчендә гражданинның банктагы исәбенә күчереләчәк.

 

Фото: «Башинформ» МА

Социаль түләү алу өчен
Социаль түләү алу өчен
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас