Чишмэ
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
24 Декабря 2021, 13:49

Районда авыручылар саны арта

23 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Чишмә районында ике балалар бакчасында икешәр төркем ябылган.

Районда авыручылар саны артаРайонда авыручылар саны арта
Районда авыручылар саны арта

Район мәктәпләрендә 9 сыйныф коронавирус белән авыручылар булу сәбәпле, дистанцион укуга күчте: ПЦР-тестлар 20 укучының авыруын күрсәтте, 17 сыйныф кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) таралу сәбәпле ябылды, гомумән алганда, 600 укучыга шундый диагноз куелган. Авыручыларның күбесе 1нче мәктәп укучылары – мең ярым баладан 375е кискен респиратор вируслы инфекция белән авырый. Икенче урында гимназия – анда 123 бала чирли, дип хәбәр итте мәгариф идарәлеге начальнигы Зилә Ямалетдинова.

Балалар поликлиникасына мөрәҗәгать итүчеләр саны кискен арткан. Ноябрь аенда ОРЗ һәм ОРВИ билгеләре белән 843 бала килгән булса, тулы булмаган декабрь аенда бу сан 2,5 тапкырга арткан: авыручыларның 206сы – өч яшькә кадәрге, 416сы өчтән алты яшькә кадәрге балалар, ә 1373е мәктәп укучылары.  

Балалар поликлиникасы мөдире Лилия Шәфигуллина билгеләвенчә, 6 декабрьдән башлап авыручылар санының сизелерлек артуы күзәтелә.

– Табиблар һәм шәфкать туташларының эш графигын ашыгыч рәвештә үзгәртергә туры килде. Кичектергесез медицина ярдәме кабинетына мөрәҗәгать итүчеләр күп. Көн саен ике яки өч педиатр кабул итә. Табибны өйгә чакыручылар да бар, йөкләнеш артты, аларга кичектергесез ярдәм фельдшеры һәм дежур педиатр ике сменада хезмәт күрсәтә. Кайчагында алар чакыруга тәүлегенә 40ар тапкыр баралар. Шуңа бәйле рәвештә авыруларга кайвакыт ике сәгатьтән артык көтәргә туры килә, чөнки табиблар район буенча барлык торак пунктларга да йөри. Һава шартлары аркасында – юлларны кар каплау яки бозлавык сәбәпле дә тоткарлык булырга мөмкин. 

Әлеге вакытта күпләр температура күтәрелү сәбәпле мөрәҗәгать итә. Кискен респира-тор вируслы инфекция белән авырганда температура 39 тирәсе була, хәтта 40ка кадәр күтәрелә һәм бик төшми. Шулай ук коры ютәл, хәлсезлек, томау борчый.

Балалар һәм үсмерләр арасында коронавирус кимүгә таба барса да, ПЦР-тест алу тукталмый. Көн саен йөз һәм аннан күбрәк кешедән анализ алына.

Бу хәзер ОРВИ белән авыручыларның күп булуы турында да сөйли. Сүз уңаеннан, Чишмә районында әлегә бер генә авыруга да грипп диагнозы куелмаган, әмма Башкортстан буенча расланган очраклар бар инде, – диде Лилия Әнәс кызы.

Узган елда әлеге чорда балалар әзрәк чирләгән, чөнки һәр җирдә карантин чаралар оештырылган булган. Лилия Шәфигуллина фикеренчә, мәктәп каникуллары гадәттәгедән иртәрәк башланса, укучылар арасында авыру таралуга юл куелмаячак. Гриппка каршы вакцинация дә өзлегүдән котылырга ярдәм итә.

Табиблар чир билгеләре күренә башлау белән балалар бакчасына һәм мәктәпкә бармаска, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә.

Районда авыручылар саны арта
Районда авыручылар саны арта
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас