

Бу хакта Башкортстан Республикасының хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча миграция мәсьәләләре бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 11 аенда чит илләрдән Чишмә районына тәү тапкыр килгән 829 кеше теркәлгән, шулай ук 1231 кеше төрле сәбәпләр аркасында Рәсәй Федерациясе территориясендә миграция исәбендә тору вакытын озайткан. Моның сәбәбе еш кына эшкә урнашу булып тора. Рәсәйнең 2525 гражданы яшәү урыны буенча Чишмә районында исәпкә куелган, ягъни алар даими пропискада. Ә вакытлыча яшәү урыны буенча 524 кеше теркәлгән. 1935 чишмәле яше җитү, документын югалту яки аның яраксыз хәлгә килүе сәбәпле паспорт алган.
– Әлбәттә, без РФ гражданлыгы да бирәбез. Аны алырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. 2021 елның 11 аенда 76 чит ил кешесенә (шул исәптән балаларга) РФ гражданлыгы бирелде. Чит илдән килгән ир-атлар еш кына аны РФ гражданины булган хатын-кыз белән никахка кереп алырга омтыла. Шул уңайдан ватандашларыбызны чит ил кешеләре белән ялган никахка кермәгез дип кисәтәсе килә. Моның өчен закон буенча җавап бирергә туры киләчәк. Шунысын да әйтергә кирәк, чишмәлеләр хәзер күбрәк «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан файдалана, шул сәбәпле безнең бүлектә хәзер чиратлар хасил булмый, – дип билгеләп үтте бүлек начальнигы Алмаз Карачурин.
Ел дәвамында миграция бүлеге хезмәткәрләре башка хезмәтләр белән берлектә «Легаль булмаган мигрант», «Резина фатир» кебек операцияләр үткәрә. Аларның максаты – миграция законнарын бозуга юл куймау, безнең ил территориясендә теркәлмичә яшәүче чит ил гражданнарын ачыклау. Мәсәлән, быел «Резина фатир» операциясе барышында ялган исәпкә кую фактлары буенча 6 җинаять эше кузгатылган.
Алмаз Венер улы сүзләренә караганда, Чишмә районына гадәттәгечә Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстаннан гына түгел, ә Италия, Испания, Төркия, Бангладеш, Молдова, Германиядән һәм башка илләрдән килүчеләр дә бар.
Фото: «Башинформ» МА