

Юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекциясенең Чишмә районы бүлеге 2021 елның 11 аенда булган юл-транспорт һәлакәтләренең ни сәбәпле килеп чыгуын тикшереп, шундый нәтиҗә ясады.
– Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар еш кына хәвефсезлек каешын эләктермичә утыра. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, юл фаҗигасендә җәяүлеләр дә гаепле була, – диде Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Руслан Байков. – Алар туктап торган транспорт артыннан яки тиешсез урыннан юл аша чыгалар, светофор утына игътибар итмиләр, караңгыда күренерлек яктылык кайтаручы элементлар кулланмыйлар, исерек килеш урамда йөриләр.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Чишмә районында юл-транспорт вакыйгалары еш булган участокларны ачыклады:
– М5 Урал трассасының Самара – Уфа – Чиләбе юлында биш транспорт һәлакәте теркәлде, дүрт кеше имгәнде, бер кеше һәлак булды:
– Уразбахты авылыннан «Йоматау» шифаханәсе чатына кадәрге участок;
– Арсланнан Әмин авылына кадәрге юл участогы.
Арслан – Чишмә – Кыргыз-Миякә автоюлында (Чишмә – Дәүләкән трассасында 11 авария булды, 14 кеше имгәнүләр алды һәм өч кеше вафат булды).
Чишмә поселогыннан Арслан авылына кадәрге участокта, Игнатовкадан Шөнгәккүл авылына кадәр юлда да аварияләр күп була.
– Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәп, бер-беребезгә карата игътибарлырак, әдәплерәк һәм ихтирамлырак булып юллардагы хәлләрне үзгәртә, үзебезнең һәм тирә-ягыбыздагы кешеләрнең гомерен саклап кала, балалар өчен үрнәк була алабыз, – диде Руслан Байков. – Дәүләт автоинспекторлары Чишмә районында күпләрнең сабыйларын имин йөртү турында хәстәрлек күрүен билгеләп үтә. Әмма балаларны махсус кәнәфигә утыртып та хәвефсезлек каешларын эләктермәгән очраклар бар.
Һәм бу юл кагыйдәләрен тупас бозу – автомобильнең кинәт тукталуы гаилә өчен фаҗигале тәмамланырга мөмкин! Әти-әниләр, балаларыгызны машинада йөртүгә җаваплы карагыз.
Шоферлар, пассажирлар, җәяүлеләр, әйдәгез, бер-беребез турында кайгыртыйк, шулвакыт юлда күңелсез хәлләр булмас.
Статистика
2021 елда ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкәсендә 9000нән артык административ хокук бозу очрагы ачыкланган. 2021 елның 11 аенда Чишмә районы территориясендә 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 5 кеше һәлак булган, 42 кеше имгәнүләр алган, алты бала дәваханәгә салынган.
Поселок территориясендә тугыз юл һәлакәте булган, 6 кеше имгәнгән. Җәяүлеләрне машина бәрдерүнең 5 очрагы теркәлгән.