Чишмэ
+16 °С
Облачно
Җәмгыять
15 Декабря 2021, 10:45

Бәйрәмгә – QR-код белән

Бүздәк, Әлшәй, Чишмә, Чакмагыш, Уфа, Кушнарен, Стәрлебаш һәм Караидел районнарында халыкның 100 проценты коронавирустан прививка ясаткан. Шул ук вакытта артта калучы районнар да бар – Сибай һәм Бөрҗән.

Бәйрәмгә – QR-код беләнБәйрәмгә – QR-код белән
Бәйрәмгә – QR-код белән

Тулаем алганда, 2 миллионнан артык кеше вакцинаның беренче компонентын эшләткән, 1 800 меңнән артык кеше, ягъни халыкның 82,9 һәм 74,2 проценты тулысынча вакцинация узган.

Бу хакта төбәк территориясендә коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча оператив штаб утырышында хәбәр ителде. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе сәламәтлек саклау системасының Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлеге турында фикер алышу булды. Аерым алганда, Радий Хәбиров җитәрлек күләмдә дарулар һәм кирәк-яраклар булдырырга кушты.

Утырышта шулай ук дөньяда коронавирусның яңа штаммы – «омикрон» таралуга бәйле хәлләр турында да сүз барды.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә  күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең республика буенча идарәлеге җитәкчесе Анна Казак хәбәр итүенчә, Рәсәйнең баш санитар табибы Анна Попова карары нигезендә, Ботсвана, Зимбабве, Лесото, Мадагаскар, Мозамбик, Намибия, Танзания, Эсватини, Көньяк Африка Республикасы һәм Гонконгтан Рәсәйгә килгән кешеләр 14 көн дәвамында изоляция режимын үтәргә һәм лабораториядә ике тапкыр тикшеренү узарга (ПЦР тест тапшырырга) тиеш. Исегезгә төшерәбез, бу коронавирусның яңа төре ачыкланган илләр.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин Яңа ел алдыннан балалар бакчаларында бәйрәм чараларының аерым төркемнәрдә генә узачагы турында сөйләде. Шул ук вакытта анда QR-коды яки коронавирус кичерүе турында белешмәсе булган ата-аналар гына бара алачак. Мәктәпләргә килгәндә, анда да зур чыршы бәйрәмнәре булмаячак, һәр сыйныф өчен аерым чара оештырыла.

Җомга, 24 декабрьдә, муниципалитетларда мәктәп укучылары өчен ачык һавада яңа ел чаралары узачак, уку отличниклары, олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңүчеләр Башкортстан Башлыгы исеменнән бүләкләр алачак.

Шулай ук театрларда һәм мәдәният йортларында, тиешле санитар чараларны үтәп, балалар өчен яңа ел тамашалары оештырыла.

Укучыларның 16 гыйнварга кадәр кышкы каникулда булуы кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыручылар санын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирер, дип ышаныч белдерә Айбулат Хажин. Республикада 9 декабрьгә кадәр алынган мәгълүматлар буенча, 16 мәктәп һәм 900 сыйныф карантинда. Шулай ук 250дән артык укучыга һәм 65 укытучыга ковид диагнозы куелган.

 

Фото: https://pixabay.com/

Бәйрәмгә – QR-код белән
Бәйрәмгә – QR-код белән
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас