

Республика сәүдә һәм хезмәт министры Алексей Гусев суррогат спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң күрше төбәкләрдә үлү очраклары турында сөйләде.
– Ырынбур өлкәсендә 63 кеше агуланган, 35е вафат булган. Свердловск өлкәсендә 25 кешенең гомере өзелгән. Татарстанда – 13 кеше, шуларның 11е – тумышы белән Башкортстаннан, алар метанол белән агуланып дәваханәгә салынган. Кызганычка каршы, табиблар бер пациентны коткарып кала алмады, – диде Алексей Гусев.
«Берничә ел элек без законсыз сату һәм суррогат җитештерү пунктларына рейдлар ясадык. Безгә бу эшне яңадан тергезергә кирәк, бу якташларның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа ел бәйрәмнәрендә бу аеруча мөһим, ул чорда спиртлы эчемлекләр күбрәк кулланылачак. Шуңа күрә контрольне арттыру урынлы булыр», диде Радий Хәбиров.
2021 елда Башкортстанда 15 мең литр спиртлы эчемлек законсыз әйләнештән алынган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча штрафларның гомуми күләме 9 миллион сумнан артып киткән.
– Республикада үткәрелгән кисәтү чаралары аларның нәтиҗәлелеген күрсәтә, – диде Алексей Гусев. – 2020 елда исерек килеш җинаять кылган кешеләр саны 5,2%ка, агымдагы елның 10 аенда 7,7%ка кимегән. Узган елда 73 кеше суррогат спирт белән агуланып үлгән. Бу, 2019 ел белән чагыштырганда, 30%ка һәм, 2018 ел белән чагыштырганда, өч тапкырга кимрәк.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитетлар башлыкларына, хокук саклау органнарына, авыл Советлары рәисләре һәм «Бердәм Рәсәй» партиясе активистлары белән берлектә ялган спиртлы эчемлекләр сатуга каршы көрәшне көчәйтергә кушты.
«Республикада суррогат хәмер әйләнешен булдырмас өчен барлык чараларны күрергә кирәк. Законсыз сату пунктлары тиз арада ачыкланырга һәм җинаять эше кузгатылырга тиеш», диде Радий Хәбиров.
Искәртеп узабыз, Дәүләт җыелышы депутатлары алкоголь җитештерү һәм аның әйләнеше турындагы законга үзгәрешләр кертте. Алар республика дәүләт хакимияте органнарының әлеге өлкәне җайга салу вәкаләтләрен киңәйтә.
– Башкортстанда алкогольле һәм составында спирт булган продукция сату өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында Нигезләмә эшләнәчәк. Ул БР Хөкүмәте тарафыннан расланачак, – дип хәбәр итте Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев.
Фото: БР башлыгы матбугат хезмәте