Чишмэ
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
11 Декабря 2021, 11:45

Белоруссия белән хезмәттәшлекнең яңа чикләре

Республика Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе эш сәфәре белән Белоруссиядә булды.

Белоруссия белән хезмәттәшлекнең яңа чикләреБелоруссия белән хезмәттәшлекнең яңа чикләре
Белоруссия белән хезмәттәшлекнең яңа чикләре

Максаты – нефть химиясе, машина төзелеше, станоклар төзү, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү. Планда – үзара товар әйләнешен арттыру.

Радий Хәбиров Белоруссия Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашты, алар төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

– Юнәлеш билгеле: безгә товар әйләнешен 700 миллион долларга җиткерү мөһим. 2019 ел-да бу саннарга ирешкән идек. Эш яхшы оештырылса, товар әйләнешенең миллиард долларга җитүенә ирешә алырбыз дип ышанам. Без моңа әзер, – дип ассызыклады Александр Лукашенко.

Радий Хәбиров кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде, уртак үсеш, Белоруссия белән Башкортстан хезмәттәшлеге өчен тормышка ашырылмаган зур максатлар булуын билгеләп үтте. 

– Без сезнең белән эшлекле мөнәсәбәтләрнең дәвам итүен һәм үзара эш алып баруның файдалы булуын, Белоруссия һәм Башкортстан халкының имин яшәвен телибез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Озакламый республикага Белоруссиядән 40 троллейбус кайтарылачак. Бу хакта журналистларга Радий Хәбиров хәбәр итте.  

– Троллейбуслар белән Белоруссия предприятиеләре тәэмин итәчәк. Чөнки безнең троллейбуслар җитештерүче предприятие шактый иске. Катлаулы елларда эш тукталды, әлеге вакытта яшь җитәкчеләребез аны яңадан торгыза. Троллейбуслар җитештерүне аякка бастыруның беренче этабын без нәкъ Белоруссия предприятиеләре ярдәмендә тормышка ашырабыз. Безнең заводлар арытаба да бергә эшләячәк, нинди комплектлау детальләренең бездә һәм аларда җитештерелүе билгеләнер, дип уйлыйм, – диде республика җитәкчесе.

Сишәмбе, 7 декабрьдә, республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Минск транспорт заводы арасындагы килешүгә кул куелды. Аңа ярашлы, предприятие 2022 елдан башлап ел саен йөзләгән чылбырлы «Беларус 2103» тракторы белән тәэмин итәчәк. Башкортстан предприятиесендә эшләнгән техника Рәсәй Федерациясе төбәкләренең авыл хуҗалыкларына сатылачак.

Эш сәфәре барышында шулай ук төбәкнең инвестицион һәм икътисади мөмкинлекләре күрсәтелде, Белоруссиядә Башкортстан Конгресс-бюросы вәкиллеге ачылды. Делегация әгъзалары зур предприятиеләрдә булдылар. Шулай ук Минскида Җиңү монументына чәчәкләр салу тантанасы да үтте.

Фото: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/147759.html

Белоруссия белән хезмәттәшлекнең яңа чикләре
Белоруссия белән хезмәттәшлекнең яңа чикләре
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас