

Шуңа бәйле рәвештә, Министрлар кабинетына, дәүләт җитәкчесе указын «икътисад өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы, икътисадның бюджет тармагы хезмәткәрләренең эш хакы дәрәҗәсенең максатчан күрсәткечләрен исәпкә алып, агымдагы елда төбәкләргә бюджетара трансфертларның өстәмә күләмнәрен» тәэмин итү йөкләнде.
Шулай ук аерым категория бюджет хезмәткәрләренең эш хакы дәрәҗәсен максатчан күрсәткечкә җиткергәндә, педагогларга һәм урта һөнәри белем бирү, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны һөнәри укыту программаларын гамәлгә ашыручы оешмаларда сыйныф җитәкчелеге өчен түләнүче федераль акчалар, шулай ук коронавирус белән авыручыларга ярдәм күрсәтүче медицина һәм башка оешмалар хез-мәткәрләренә махсус социаль түләүләр исәпкә алынырга тиеш түгел.
Фото: http://www.kremlin.ru/