Чишмэ
+27 °С
Облачно
Җәмгыять
7 Декабря 2021, 05:30

Һәркем волонтёр була ала

«Кешеләргә игелек эшләргә!» – «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы «3D» Бердәм волонтерлар клубы әгъзалары үз алларына шундый максат куя.

Һәркем волонтёр була алаҺәркем волонтёр була ала
Һәркем волонтёр була ала

– Ул безнең волонтерлык үзәгенең девизы булып тора. Без авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итәбез, районда узган төрле акцияләрдә катнашабыз. Безнең үзәктә мәктәп укучылары гына түгел, ә аларның әти-әниләре дә волонтерлар булып тора. Балалар эшкә өлкәннәр үрнәгендә өйрәнә бит, аның волонтерлык эшчәнлеген өйдәгеләр дә хупласа, бу аңа тулысынча ачылырга, барлык сәләтләрен тормыш-ка ашырырга ярдәм итәчәк. Һәркем волонтер була ала, моның өчен мәрхәмәтле йөрәгең һәм кешеләргә ярдәм итәргә теләгең булу җитә, – дип үз фикере белән уртаклашты Чишмә районы «Гаилә» хезмәтенең «Радуга» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе урынбасары Эльвира Яковлева.

Аның сүзләренә караганда, әлегә үзәктә Шөнгәккүл мәктәбенең югары сыйныф укучылары волонтерлар булып тора, алар төрле чараларда катнашалар. 8нче сыйныф укучылары Дарья Антипова, Алина Вәлиәхмәтова һәм Мария Иващенко – ахирәтләр. Алар мәктәп тормышында актив катнашудан тыш, волонтер булырга да теләк белдергәннәр.

– Волонтерлар сафына бик теләп кушылдык. Кешеләргә игелек кылу, ярдәм итү һәм соңыннан аларның шатлыктан балкыган йөзләрен күрү аңлатып бетерә алмаслык хис, – дип тәэссоратлары белән уртаклаштылар кызлар.

Волонтерлык балаларны игелекле эшләр башкарырга өйрәтә, дөньяга карата уңай караш һәм шул ук вакытта киләчәктә тормышта кирәк булачак күп кенә шәхси сыйфатлар да тәрбияли.

– Волонтерлык – ул ирекле эшчәнлек. Балалар үзләрен бик күп рольләрдә: аниматор, диджей буларак сынап карый алалар, төрле чаралар оештыруда ярдәм итәләр... Без үсмерләргә тормышта үз урынын табарга, шәхес булырга һәм лидерлык сыйфатын үстерергә ярдәм итүче төрле проектлар эшләдек. Бу балаларга әхлакый тәрбия бирү генә түгел, ә үз гамәлләрең өчен җаваплылык һәм мөстәкыйльлек тәрбияләү дә, – дип билгеләп үтте Эльвира Роберт кызы. Әйткәндәй, чаралар үткәрүдә өлкәннәр генә түгел, меценатлар да булыша.

– Ярдәмнең төрлесе була. Физик яктан ярдәм итә алмаучылар арасында бүләкләр, уенчыклар тапшырырга, бәйрәм чаралары үткәргәндә нәрсә дә булса сатып алырга теләп шалтыратучылар да күп, – диде ул.

Һәркем волонтёр була ала
Һәркем волонтёр була ала
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас