Чишмэ
-4 °С
Облачно
Җәмгыять
6 Декабря 2021, 07:06

Төзекләндерү проекты дәвам итә

Ярми авылында хәзер бала-чага өчен уйнар урын бар, күптән түгел анда «Бердәм Рәсәй» партиясенең «Анык эшләр» проекты буенча балалар мәйданчыгы барлыкка килде.

Төзекләндерү проекты дәвам итәТөзекләндерү проекты дәвам итә
Төзекләндерү проекты дәвам итә

Быел районда барлыгы 16 мәйданчык урнаштырылды, ә Ар авыл Советының Боголюбовка авылында булган мәйданчык төзекләндерелде – койма тотылды һәм өслеге алыштырылды. Сафар авылында балалар һәм үсмерләр өчен урамда тренажерлар белән спорт мәйданчыгы урнаштырылды, хәер анда өлкәннәр дә шөгыльләнә ала. Алкин авыл биләмәсе халкы Узытамак һәм Алкин шифаханәсе авылларында мәктәп автобуслары өчен тукталыш павильоннары урнаштыруны сайлады. Дурас, Новотроицкий һәм Ибраһим авыл Советы биләмәләрендә урамнарны яктырту системасын, ә Чувалкип һәм Дмитриевка авыл Советлары социаль әһәмияттәге биналарны ремонтлауга өстенлек бирде – Бишкәҗә авылында Мәдәният йортын төзекләндерү дәвам итте, ә Чувалкипта административ бина түбәсе ремонтланды. Ә караякуплылар төзекләндерү эшләрен дәвам итәргә булдылар – Үзәк урамда тротуар салу өчен бетон сатып алынды. Лесной авыл Советы «МТЗ-82» тракторына янгын цистернасы сатып алды. Поссовет үз акчасын алты балалар мәйданчыгы урнаштыруга, сенсор киоск сатып алуга, Тарих-крайны өйрәнү музеена, Пионерлар һәм укучылар йортының техник иҗат бүлегенең «Робототехника» берләшмәсе өчен җиһазлар сатып алуга юнәлдерде.

Быел Чишмә районы «Анык эшләр» проекты буенча якынча 5,5 млн сум акча алды.

Киләчәккә планнарда – төзекләндерү буенча проектларны дәвам итү: Келәш авылында урамнарны яктырту, Алкин-2дә балалар мәйданчыгы булдыру. Караякуп авылында һәм Чишмә поселогында хоккей тартмачыклары кую планлаштырыла. Шулай ук чишмәләрне, инешләрне төзекләндерү, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган обелискны ремонтлау, су белән тәэмин итүне яхшырту һәм гражданлык башлангычларын тормышка ашыру буенча башка проектлар да бар. Сайлаучылар наказлары буенча эшнең төп идеясе – авыл биләмәләрендәге һәм шәһәрләрдәге көнүзәк проблемаларны гражданнар, депутатлар һәм урындагы үзидарә органнары белән бергәләп хәл итү.

Төзекләндерү проекты дәвам итә
Төзекләндерү проекты дәвам итә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас