Чишмэ
+14 °С
Дождь
Җәмгыять
30 Ноября 2021, 05:05

Чишмә районында халык санын алу ничек узды?

Чишмә районында 104 торак пункт, 15 авыл Советы һәм бер поссовет бар. 2010 елда халык саны алынганнан соң тагын нинди үзгәрешләр булган соң?

Җанисәп алучы Рәмзилә Габидуллина: чишмәлеләр халык санын алуга җаваплы карадыҖанисәп алучы Рәмзилә Габидуллина: чишмәлеләр халык санын алуга җаваплы карады
Җанисәп алучы Рәмзилә Габидуллина: чишмәлеләр халык санын алуга җаваплы карады

Киләчәктә Чишмә районында ничә квадрат метр социаль торак төзеләчәк, эшмәкәрләргә финанс ярдәм күрсәтү дәвам итәрме, «Башкортстан йорт аллары» программасы янә торгызылырмы, шул хакта һәм башка күп нәрсәләр турында җанисәп нәтиҗәләре буенча белербез.

Чишмә районы территориясендә халык санын алу өчен 127 кеше җәлеп ителде, аларның 16сы – контролер, 93е – җанисәп алучы, 18е – резервтагы исәпкә алучылар (95 проценты – хатын-кыз, 13 проценты – уку йортларында эшли, 14 проценты – хуҗабикәләр яисә бала карау буенча ялдагылар). Җанисәп алучы итеп авылдашлары яхшы белгән, халык арасында ышаныч һәм хөрмәт казанган, дәүләт хезмәтендә, китапханәче, укытучы яки почтальон булып эшләгән кешеләр сайлап алынды.  Аларның төп эш графигы кичке якта яки ял көннәрендә өйләрне йөреп чыгу өчен уңайлы булырлык итеп оештырылды.

16 стационар исәпкә алу участогы булдырылды, шуларның җидесе поселокта урнашты.

Соңгы берничә атнада социаль челтәрләрдәге сәхифәләрдә төп темаларның берсе нәкъ Бөтенрәсәй халык санын алу булды. Башта канәгатьсезлек белдергән, халык санын алуда

катнашудан баш тартырга өндәгән язмалар, ниндидер имеш-мимеш сүзләргә нигезләнгән тискәре фикерләр булды. Кайберәүләр  анкетадагы 33 сорау арасында, имеш, кешене фаш итүче сораулар бар, дип ризасызлык белдергән.  Шулай ук торак мәсьәләсенә бәйле шау-шу күп булды. Чишмә поселогында Дәүләт статистикасы бүлеге хезмәткәрләре дә интернет-киңлектә аңлату эшләре алып бардылар. Керем чыганаклары, сүз уңаеннан, күпме кешенең хезмәт хакы алуын, димәк, эшләвен, күпмесенең эшсез булуын һәм пособиегә яшәвен күрсәтәчәк.

Чишмә районы хакимияте башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Артем Бәдретдинов фикеренчә, киләчәктә эшмәкәрләргә финанс ярдәм күрсәтү дә халык санын алу нәтиҗәләренә бәйле булачак.

– Мәсәлән, 2010 елда халык саны алынганнан соң, район хакимияте алдагы елларга ятим балаларга торак бирү өчен финанслауны фаразлады. Җанисәп алу күпме гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуын ачыкларга, киләчәктә йортлар, социаль объектлар төзүне билгеләргә; яңа кабул ителгән дәүләт программалары ярдәмендә район эшмәкәрләренә ярдәм итәргә, шуның белән районда эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Демографик халәтне белү инвестицион җәлеп итүчәнлек векторын эшләргә, икътисадның реаль тармагы үсешен планлаштырырга, шул рәвешле социаль инфраструктураны һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкинлек бирә, – дип аңлата Артем Бәдретдинов.

Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Гайнуллин да шундый фикердә: «Торак (шул исәптән социаль торак) төзелешен планлаштыру, «Башкортстан йорт аллары» проектын финанслауны билгеләү халык санын алу нәтиҗәләренә бәйле; ягъни, чишмәлеләрнең бу һәм башка программаларда катнашу, шул рәвешле тормыш сыйфатын яхшырту мөмкинлеге барлыкка киләчәк».

Халык арасында үткәрелгән анкетада Чишмә районы мәгариф идарәлегенең кадрлар буенча белгече Рәмзилә Габидуллина катнашты. «Иң мөһиме – кешеләрне тыңлый һәм ишетә белү», – ди ул. Аның сүзләренә караганда, чишмәлеләр халык санын алуга бик җаваплы караган. Педагогик хезмәт ветераны, тыл хезмәткәре Динә Газизова да аның белән килешә, аның фикеренчә, балаларыбыз һәм оныкларыбызның киләчәге өчен тарихта эз калдырырга кирәк һәм ул җанисәп алуда очраклы рәвештә генә беренчеләрдән булып катнашмаган.

Ар авылыннан укытучы #ЯгеройПереписи Бөтенрәсәй халык санын алучылар флешмобында катнашты. Филолог та, җанисәп алучы да булган Айгөл Хәирова социаль челтәрләрдә көндәлек алып бара башлады. Күпләр һәр кич аның яңа язмаларын көтте.

20 еллык стажы булган укытучының «Пушкинсыз» һәм «морфологиясез» дөньяга «чумуын», үз тарихын язарга теләвен күзәтү кызык булды. Чыннан да, киләчәктә төбәкләр үсеше өчен нинди программалар кабул ителәчәге һәрберебезгә бәйле бит.

Калмаш авылы озын гомерле халкы белән дан тота – биредә яше 90нан узган 7 кеше гомер кичерә, аларның дүртесе ялгыз яши. «Безнең кызыбыз килгән!» – дип шатланып каршы алганнар өлкән яшьтәге авылдашлары җанисәп алучы Рәзифә Хөсниярованы. Аларның күтәренке рухта булулары, йорттагы бар вак-төяк эшне үзләре эшли алуы, өйләрендә уңайлыклар булуы, балаларының еш кайтып йөрүе, күршеләренең дә ялгыз калдырмавы куанычлы. Сәйфетдин Байков кына тормыш иптәше вафат булганнан соң бөтенләй ялгыз калган. Әмма аны волонтерлар үз канаты астына алган.

– Хәзер аның өчен дә күңел тыныч, – дип кичерешләре белән уртаклашты Рәзифә Хөсниярова. Аны хаклы рәвештә халык санын алу герое дип санарга була. Ул җанисәп алып йөргән Калмаш һәм Зубово авылларында ихтирамга лаеклы кеше. Шулай булмыйни, ул бит китапханәче дә (җанисәп алганда китаплар һәм вакытлы матбугат та тараткан), хатын-кызлар советы әгъзасы да, ялгыз яшәүче өлкәннәрне үз канаты астына алган волонтер да, «Куштирәк» халык-фольклор коллективында катнашучы да, Калмаш авылында янгын хәвефсезлеге буенча төркем әгъзасы да булып тора. Менә шундый ул Рәзифә Хөсниярова.

Халык санын алып йөргәндә күңелсез хәлгә дә тап булган. Җанисәп кампаниясе башланган чорда ул, гадәттәгечә, өйдән өйгә йөри. Ялгызы гына яшәүче 70 яшьлек ир-ат (хатыны чирләп китү сәбәпле балаларында) ул барып кергәндә аңсыз хәлдә идәндә яткан була. Рәзифә шунда ук күршеләрне һәм ашыгыч медицина ярдәмен чакырта. Кызганычка каршы, ярдәм итәргә өлгермиләр.

– Авыл халкының тормышы әйбәт булуы куанычлы, барлык уңайлыклар йортта, мал-туар асрыйлар, үз техникалары бар; халык хезмәт сөючән, әмма, тормышка җиңел караучы гаиләләр дә бар, әлбәттә, аларның күбесе читтән килеп урнашучылар, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Рәзифә Хөсниярова безнең редакциягә биргән интервьюсында.

Ул хәбәр итүенчә, авылның иң яшь кешесе – дөньяга килүенә нибары 3 кенә көн үткән (1 октябрьдән соң туган) сабый җанисәпкә кертелмәгән. Әлбәттә, проблемалар да бар – авыллар «картая». Калмашта яшәүче яшь гаиләләргә, мәсәлән, җир участокларын күрше Ярмидә бүлеп биргәннәр, алар йорт төзеп шунда күченеп киткәннәр. Фельдшер-акушерлык пункты да буш тора, эшләргә белгеч юк. Авыл кибетендә дә азык-төлек ассортименты бай түгел. Әлеге проблемалар игътибарга алыныр һәм тиешле карарлар кабул ителер, дип өметләнә халык.

Өлкәннәргә «күзгә-күз карап» сорауларга җавап бирү уңайлырак булса, чишмәлеләр арасында җанисәп алуның электрон форматына өстенлек бирүчеләр дә аз булмаган, Чишмә районында халыкның 8%ы шуннан файдаланган. Берәүләр аны эш графигы тыгыз булу сәбәпле, үзләренә уңайлы булганга сайлаган, сәламәтлекләрен куркыныч астына куймау өчен «контактсыз» ысулны сайлап, «Дәүләт хезмәтләре» сайты аша анкета тутырган кешеләр дә бар. 

Җанисәп кампаниясе, элекке кебек, ун көн генә түгел, ә бер ай буе дәвам итсә дә, Башстат хезмәткәрләренең эше «Халык санын алу-2020» чарасына кадәр күпкә алдан башланган һәм әлегә кадәр дәвам итә. Дәүләт статистикасының Чишмә районы буенча бүлеге җитәкчесе Камилла Собханкулова фикеренчә, Чишмә районында ул уңышлы узган.

– Килеп туган мәсьәләләр тиз арада хәл ителде. Хезмәткәрләр һәрвакыт элемтәдә булдылар. Росстатның «кызу линия»сенә Чишмә районында яшәүчеләрдән шалтырату теркәлмәгән. «Родник плюс»-«Чишмә» гәзитендә, аның социаль челтәрләрендә даими рәвештә «Бөтенрәсәй халык санын алу-2020» рубрикасы алып барылды, анда халыкны кызыксындырган барлык сорауларга җавап табарга мөмкин булды, экспертларның чыгышлары басылды. Район хакимияте, авыл биләмәләре социаль челтәрләрендә дә шундый ук эш алып барылды. Гомумән алганда, әзерлек эшләре дә, җанисәп үзе дә югары дәрәҗәдә үтте, – диде Камилла Илфат кызы.

Безнең районда җанисәп алуда халыкның 88 проценты катнашкан, стационар участокларда 4% җавап биргән, «Дәүләт хезмәтләре» сайты аша анкеталарны халыкның гомуми саныннан 8%ы тутырган.

Хәзер «Башстат» хезмәткәрләренә шулай ук мөһим булган бурычны үтәргә – алынган мәгълүматларны эшкәртергә кирәк. Нәтиҗәләр 2022 елның 1 гыйнварында басылачак, ә ахыргы нәтиҗәләр 2022 елның декабрендә игълан ителәчәк.

 

Чишмә районында халык санын алу ничек узды?
Чишмә районында халык санын алу ничек узды?
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас