Чишмэ
-4 °С
Облачно
Җәмгыять
27 Ноября 2021, 09:32

Чишмәдә тагын бер мәктәп салыначак

Чишмә поселогының «Яр буе» бистәсендә 240 урынга исәпләнгән мәктәп һәм 120 урынлык балалар бакчасын төзү башлана.

Чишмәдә тагын бер мәктәп салыначакЧишмәдә тагын бер мәктәп салыначак
Чишмәдә тагын бер мәктәп салыначак

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Алкин-2 авылында эш сәфәре белән булып киткәннән соң шул турыдагы күрсәтмәгә кул куйды. Анда «Патриот» паркы проектын тормышка ашыру мәсьәләсеннән тыш, районда ике мәктәп төзү турында да сүз барды. Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сүзләренә караганда, мәктәп һәм балалар бакчасы 2022 елда төзелә башлаячак, шулай ук Алкин шифаханәсе авылында мәктәп проектын финанслауга акча бирелә. Шуны билгеләп үтик, бу укучыларны автобус белән мәктәпкә йөртү зарурлыгыннан азат итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Чишмә поселогында соңгы мәгариф учреждениесе – 5нче мәктәп 30 ел элек төзелгән иде.

Чишмәдә тагын бер мәктәп салыначак
Чишмәдә тагын бер мәктәп салыначак
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас