Чишмэ
+17 °С
Облачно
Җәмгыять
22 Ноября 2021, 09:44

Биш фельдшер-акушерлык пункты төзелә

Ярми авыл Советы биләмәсенең Үрге Тирмә авылында яңа ФАП төзелә башлады. Элекке фельдшер-акушерлык пункты бик иске, йөз ел элек диярлек салынган бинада урнашкан. Өлкән буын аның революциядән соң изба-читальня буларак төзелүен һәм озак еллар авыл китапханәсе урнашуын хәтерли. 1960 еллардан башлап анда фельдшерлык пункты эшли.

Үрге Тирмәдә менә бу мәйданчыкта яңа медпункт булачакҮрге Тирмәдә менә бу мәйданчыкта яңа медпункт булачак
Үрге Тирмәдә менә бу мәйданчыкта яңа медпункт булачак

Хәзерге фельдшер-акушерлык пунктының никадәр начар хәлдә булуын гомер буе санитарка булып эшләгән хезмәт ветераны Рауза Мөслимовадан да яхшырак белүче юктыр. Бина бик иске һәм тузган.

– Миңа 81 яшь. 1961 елдан башлап, кырык елдан артык медпунктта эшләдем. Хәзер анда кеше ярдәменнән башка керүе дә куркыныч, бигрәк тә кышын. Әгәр үзем генә барсам, Ваня (фельдшер, автор искәрмәсе) тәрәзәдән күреп калса, каршы ала. Идәннәре черек, кыйшаеп беткән. Тәрәзә рамнары да чак тора. Ел саен косметик ремонт үткәрдек, ә капиталь ремонт ерак 60нчы елларда ук булды. Без, картлар, фельдшерга еш мөрәҗәгать итәбез – яшебез дә бара, авырулар да читләп үтми, – диде ул.

– Безгә фельдшер-акушерлык пункты бик кирәк, – дип сүзгә кушылдылар авыл старостасы Заһит Рәҗәпов һәм китапханәче Рәзилә Халитова. – Авылда төзелеш эшләре башлану турында хәбәр таралгач бик шатландык.

Фельдшер Иван Важенин ике торак пункт – Үрге Тирмә һәм Слак авыллары халкын хезмәтләндерә. Аның сүзләренә караганда, биредә 400ләп кеше, шул исәптән 30дан артык бала яши.

Сүз уңаеннан, Иван Дмитриевичның авылга «Земство фельдшеры» программасы буенча эшкә килүен билгеләп үтик.

«Сәламәтлек саклау» дәүләт проектының башлангыч звеносын тормышка ашыру программасы буенча ноябрьдән башлап Чишмә районында Караякуп (Караякуп авыл Советы), Бәрсүәнбаш (Новотроицкий авыл Советы) һәм Шөнгәккүл авыл Советының Дмитриевка һәм Урта Усман авылларында заманча модульле дүрт медпункт бинасы төзеләчәк.

Һәр фельдшер-акушерлык пунктының мәйданы 70,4 квадрат метр тәшкил итәчәк. Аларда кабул итү һәм процедура-прививка кабинетлары, дару чараларын саклау өчен бүлмә, көтеп тору урыннары, санузел һәм медицина хезмәткәре өчен киенү-чишенү бүлмәләре булачак.

ФАП биналары барлык коммуникацияләргә тоташтырылачак (җылылык-су белән тәэмин итү, канализация, электр һәм вентиляция системалары). Барлык бүлмәләр дә СанПиН таләпләренә туры китереп җиһазландырылачак, медицина җиһазлары кайтарылачак.

ФАП янындагы территория дә төзекләндерелә: койма тотылачак, сукмаклар, керү юллары булачак. Төзелешне 2022 елда тәмамлау планлаштырыла.

Биш фельдшер-акушерлык пункты төзелә
Биш фельдшер-акушерлык пункты төзелә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас