Чишмэ
+23 °С
Облачно
Җәмгыять
28 Октября 2021, 04:32

Спорт комплексына сертификат белән генә кереп була

Башкортстанда 18 октябрьдән башлап китапханәләр, сәүдә үзәкләре, музейлар, матурлык салоннары һәм башка урыннар, шул исәптән безнең районда «Чишмә» спорт-савыктыру комплексы эшчәнлегенә кагылган яңа чикләүләр кертелде.

Спорт комплексына сертификат белән генә кереп булаСпорт комплексына сертификат белән генә кереп була
Спорт комплексына сертификат белән генә кереп була

Исегезгә төшерәбез, хәзер анда керү өчен вакцина ясату турында сертификат яисә соңгы алты айда ковид кичерү турында белешмә яки тискәре ПЦР-тест күрсәтергә кирәк. Спорт комплексына кергәндә һәркемнән өч документның берсен күрсәтүен сорыйлар.

– Спорт комплексы элекке режимда эшләвен дәвам итә. Әлбәттә инде, сертификатлар һәм башка документлар күрсәтеп керү яңалык булып тора. Яңа чикләүләр кертелгәч килүчеләр саны сизелерлек кимеде, әмма, гомумән алганда, балаларны санамыйча, көненә 30дан артык кеше йөри. Бинага кергәндә аларның температуралары үлчәнә, куллары антисептик белән эшкәртелә. Спорт комплексында да бирегә килүчеләрнең хәвефсезлеге өчен барлык кирәкле чаралар күрелде: бинага керү һәм чыгу өчен аерым ишекләр, барлык катларда дистанцияне саклау өчен чикләү  билгеләре бар. Биредә эшләүче хезмәткәрләр дә, килүчеләр дә битлек киеп йөри, – дип билгеләп үтте Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова.

Чынлап та, спорт комплексы элекке кебек шау-гөр килеп тормый. Директор сүзләренә караганда, бу килүчеләр аз булуга гына түгел, әлегә комплекста бассейн белән спортзал гына эшләүгә, ә тренажерлар залында ремонт дәвам итүгә дә бәйле. Күнекмәләргә килгән командаларның заявка белән бергә вакцина ясату турында сертификат та китерүләрен сорыйлар.

– Коронавирус таралуны кисәтү максатында балаларны дистанцион шөгыльләнүгә күчердек – бу муниципаль бирем буенча, ягъни бушлай йөрүче балаларга кагыла. Ул 18 октябрьгә кадәр планлаштырылган иде, әмма махсус күрсәтмәгә кадәр озайтылачак. Әлегә «Сәламәт буын – көчле төбәк» спорт төркеменә йөрүче балалар гына бирегә килеп шөгыльләнүен дәвам итә. Мондый төркемнәргә бер мәктәптә һәм бер үк сыйныфта укучы балалар йөри. Поселокта андый төркемнәр алтау, шуларның өчесе – 1нче мәктәптән, 4нче, 5нче һәм 2нче мәктәпләрдән – берешәр төркем. Ата-аналарга килгәндә, алар спорт комплексына сертификат яки башка документ күрсәтеп керә алалар, – диде Елена Николаевна.

Аның сүзләренә караганда, спорт комплексында эшләүчеләрнең барысы да диярлек прививка ясаткан, бер хезмәткәрнең генә вакцина эшләтү ярамавы турында белешмәсе бар.

Спорт комплексына сертификат белән генә кереп була
Спорт комплексына сертификат белән генә кереп була
Автор:Элина Ибрагимова
Читайте нас